Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Аграр колледжда Татьяна көне гөрләп узды

Алексеевск аграр колледжы базасында Бөтенроссия студентлар көне кысаларында III студентлар форумы: “Колледжның яшьләр сәясәте: максатлы фараз итү һәм нәтиҗәләрне бәяләү” дигән чара булып узды.

Форумның төп бурычы - очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм районда студентлар һәм яшьләр сәясәте лидерларының уртак эше өчен идеаль урын булдыру.

Форум кысаларында колледжда студент яшьләрнең социаль яктан үсеп җитлегүе, үзләренең талантларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алуларына юнәлдерелгән яшьләр сәясәтен үстерү проблемаларын тикшерделәр.

Яшьләр төркемен колледжда укучылар, колледжның студентлар үзидарәсе активистлары, аграр яшьләр берләшмәләре активистлары, колледжның иреклеләр хәрәкәте, ФОРПОСТ хокук саклау хәрәкәте, Алексеевск муниципаль районының “Бердәм Россия” яшь гвардиясе тәкъдим итте.

Яшьләр үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Колледж студентлары янына бу көнне кунак булып Алексеевск благочиниясе благочинные протоиерей Павел Чурашов, ДОСААФ район оешмасы җитәкчесе Владимир Иванов, Алексеевск муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов, “Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Долганова, Алексеевск муниципаль районының «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) берләшмәләре үзәге җитәкчесе Лилия Кашапова, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк җәмәгать оешмасының Алексеевск бүлекчәсе рәисе Алия Сигбатуллина, Алексеевск благочиниесенең яшьләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе һәм «Алексеевск” станицасы атаманы урынбасары Алексей Вангаев, “Йолдыз” хәрби-тарихи клуб музее һәм эзләү отряды җитәкчесе Владислав Осянин, мәгариф бүлеге вәкиле Гөлнара Кәримова килде, алар студентларны кайнар сәламләде һәм Студентлар көне белән котладылар.

Алексеевск районы благочинные протоиерей Павел Чурашов, «Алексеевск” станицасының казаклар җәмгыяте атаманы Юрий Егоров, Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Алексеевск җирле оешмасы идарәсе рәисе Владимир Иванов үзләренең эшчәнлелкәре турында тәфсилләп сөйләделәр һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Үз укучыларына күп кенә студентларның яраткан педагоглары Татьяна Николаевна Шерстнёвадан аеруча җылы рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады. Ул яшьләр арасында хөрмәт казанды. Сере гади: Татьяна Николаевна үз укучыларының һәркайсына күңел җылысын бирә. Алар да аңа шундый ук игътибар һәм җылылык белән җавап кайтаралар.

***

“ФОРПОСТ” ның Алексеевск территориаль үзәге барлык студентларны да бәйрәм белән котлый! Чыннан да, фән граниты — татлы, баллы ризык кебек, аны татып караудан туктарга мөмкин түгел, бары тик яңа бер белемне татып карау белән икенчесен дә башлыйсы килә! Студентлар көнендә сезгә алга таба да яңалыклар белән һәрчак кызыксынырга, авырлыклар алдында тукталмаска, югалып калмаска һәм һәрвакыт уңышлы һәм бәхетле кешеләр булып калуыгызны телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев