Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алар бәла-казаларны булдырмас өчен эшли

Алексеевск янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

18 июльдә Россиядә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенә 95 ел тулды. Янгын сүндерүчеләрнең өйне, сарайны, мунчаны юк иткән янгын турындагы сводкалары аз түгел. Бу инде янгынның нәтиҗәләре. Ә менә мондый бәла-казаларны булдырмас өчен районыбызда эчке хезмәт майорлары Олег Ещёв һәм Садиг Алескеров, шулай ук эчке хезмәт капитаны Денис Ещёв эшли. «Бүген Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча чаралар оештыралар һәм гамәлгә ашыралар, янгынга каршы пропаганда һәм халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтәләр», - дип сөйли Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең муниципальара бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Ещёв Олег, - шулай ук без янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен исәпләп барабыз, аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйбыз, янгыннар турындагы эшләр буенча белешмәләр һәм административ хокук бозулар турындагы эшләр алып барабыз». Б а ш к а с ү з л ә р б е л ә н әйткәндә, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре профилактика өлкәсендә эшлиләр. Һөнәри катгыйлыкка карамастан, Алексеевск мәктәп балалары һәм приютта тәрбияләнүчеләр бу иратларны күптәннән яратып өлгерделәр инде. Чөнки балалар янына мәктәпләргә яки приютка кунакка килгәч, һичшиксез, бу ир-атлар балалар өчен чын тамаша оештыралар һәм аларны мөһим теоретик кагыйдәләргә генә түгел, ә ут сүндергечләр һәм хәтта брандспойт белән эшләргә дә өйрәтәләр. Малайлар һәм кызлар мондый чараларга һәрчак соклану хисе белән карыйлар һәм кем белә, бәлки аларның берәрсе янгын сүндерүчеләр белән мондый очрашулардан соң үз язмышларын коткару эше белән бәйләр. Яшьләр һәм хезмәт коллективлары белән профилактик очрашулардан, массакүләм чаралар һәм күзәтчелек тикшерүләреннән тыш, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр йортларында янгын хәбәрчеләре дә урнаштыралар. Бу җайланмалар бүлмәдә төтен булу турында кисәтеп, балалы гаиләләрне куркыныч нәтиҗәләрдән берничә тапкыр саклап калган. Узган елда хезмәткәрләр янгыннарны профилактикалауга юнәлтелгән 150дән артык чара үткәрделәр, шул исәптән балалар арасында да. Б е з я к т а ш л а р ы б ы з н ы бәйрәмнәре белән котлыйбыз, көндәлек һәм мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев