Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Аларның исемнәре хәтеребездә

Районда “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” региональ проекты тормышка ашырыла.

Проект кысаларында шәһәр җирлеге башкарма комитетында Татьяна Георгиевна Гайсина белән очрашу узды, ул күренекле хатын - кызларның тарихы белән уртаклашты: әнисе - Мария Кузьминична Макарова һәм каенанасы-Клара Абдулла кызы Гайсина. Бу ике ханым да район һәм ил файдасына бөтен көчләрен биреп, катлаулы тормыш юлы үткәннәр.

“Район кешеләре турында һәрберебез сөйли ала. Лаеклы кешеләр турындагы хәтернең сакланып калуы һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булуы мөһим. Проектта катнашучыларга 2-45-65 телефоны яки электрон почтага (uvakina-v@mail.ru) тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз”, - ди Алексеевск шәһәр җирлеге Советы башлыгы урынбасары Валентина Увакина.

 

Макарова

 (Рождественская)

Мария Кузьминична

(13.07. 1920 ел-11.04.2004 ел).

Мария Кузьминична Зур-Устинск мәктәбендә пионервожатый булып эшли, белемсезлекне бетерү буенча курсларда укыта. 1939 елда Петрозаводск педучилищесына укырга керә. 1941 елдан 1948 елга кадәр 72нче разведка авиация полкында хезмәт итә. Төньяк-Көнбатыш фронты составында Варшаваны, Берлинны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Полк штаб секретаре вазифасында була. 1943 елда Рождественский Георгий Илларионовичка кияүгә чыга, аларның уллары һәм кызлары туа. 1946 елдан 1948 елга кадәр Грузиядә полк штабында хезмәтләрен дәвам итә. 1948 елда демобилизацияләнә һәм Түбән Новгород өлкәсенең Шаранга авылында яши башлыйлар. 1967 елдан ул Новошахтинск шәһәрендә, Ростов өлкәсендә яши, Киров исемендәге шахтаның йөк төяү-транспорт предприятиесендә эшли.  1986 елда Алексеевскига күчеп килә, анда Алексеевск үзәк хастаханәсендә эшли.

«I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медале, «Варшаваны алган өчен», «Күмер сәнәгате отличнигы» медале белән бүләкләнә.

 

Гайсина Клара

Абдулла кызы (26.04.1933-21.06.2021)

Клара Абдулла кызы тумышы белән Алексеевск районының Александровка авылыннан. Бала чагында аның гаиләсе Чистай районына күчеп китә, анда Мөслимдә мәктәпне тәмамлый. Туганнары күбесе табиб булган, ә ул педагог булырга хыяллана. Ул озак укытмый, нибары бер ел, ә аннары кыз туганы тәкъдиме белән Казан Дәүләт медицина институтына укырга керә. Алты ел укыганнан соң, Клара Абдулла кызы Питрәч районына практикага китә, анда ике ел санитария хезмәте буенча баш табиб урынбасары булып эшли.

Соңрак ул Рус-Казиле участок хастаханәсенә күчерелә. 1967 елның мартында ире Риф Касыймович һәм ике улы Наил һәм Рафаэль белән бергә Алексеевскига күчеп, үз белгечлеге буенча район хастаханәсенә эшкә урнаша. Алексеевскилылар аны район хастаханәсенең атказанган табибы, тәҗрибәле һәм белемле табиб-фтизиатр, райондагы иң актив җәмәгатьчеләрнең берсе буларак беләләр.

Ул һәрвакыт үз эшенә тугры кеше булып калды.

Бүләкләре: “ТАССРның атказанган табибы”, “РФ Сәламәтлек саклау отличнигы”, “В.И. Ленинның 100 еллыгына Мактау грамотасы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев