Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Көнүзәк яңалыклар

«Алексеевск чаң тавышлары» XX юбилей фестивале якты һәм матур итеп узуы белән истә калды.

4 июнь көнне Чиркәү мәйданы Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә кыңгырау чыңларын тыңларга яратучылар белән тулды.

Тамашачылар арасында СанктПетербург, Казан, Яр Чаллы, Самара, Тольятти һәм илебезнең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бар иде. Фестивальгә килгән чаң кагучылар һәм артистларның географиясе киң иде. Кыңгырау чыңы осталарының, төрле гореф-гадәтләрдән, төрле мәктәптә төрлечә укыганнарыннан чыгып чаң кагалар, шуның белән сөендерделәр. Белоруссиядән килгән чаң кагучылар традицион кунаклар булды. Минскидан Богдан Березкин фестивальгә машинада килгән. Хатыны белән Мәскәүдә күп сәгатьлек бөкеләрдә торырга туры килгән аңа. Алар фестивальгә 8 сәгатькә соңрак килеп җиттеләр. Тик бу Богданга чаң кагуда фестивальнең икенче өлешендә чыгыш ясарга комачауламады. Мондый кечкенә батырлыкны Алексеевскиның кыңгырау чыңына, халык иҗатына һәм горефгадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүче барлык чаң кагучылар башкара. Анна Сизова, Ирина Леонова, Станислав Бартеньев, Егорий Стрельников, Камышинадан «Раздолье» казак коллективы, Удмуртиядән Алексей һәм Елена Бердниковлар, Ярославльдән Владимир Дегтярев, Троице-Сергиева лаврадан игумен Анатолий, Мәскәүдән Николай Завьялов һәм башка күп кенә катнашучылар елдан-ел Кама ярына килеп, алексеевскилыларга һәм район кунакларына уңай эмоцияләр бүләк итү өчен вакыт таба, ул күтәренке кәефне алексеевскилылар озак исләрендә тотарлар. Район башлыгы Сергей Демидов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Әлмәт һәм Алабуга епискобы Мефодий бәйрәмне ачканда, халык традицияләрен саклау, бердәмлек турында сөйләделәр. Мөхтәрәм кунаклар чаң кагучыларга һәм артистларга правослау һәм рус мәдәниятенең аерылгысыз өлеше буларак, кыңгырау чыңын саклап калулары өчен рәхмәт белдерделәр. Инде 20 ел фестивальнең рухи нигезен саклаган протоиерей, Воскресенск чиркәве рухание Павел Чурашовның адресына да рәхмәт сүзләрен әйтте. Өстәвенә, бу җылы сүзләр дөньяви һәм рухи хакимияттән генә түгел, ә артистлар һәм фестиваль тамашачылары тарафыннан да яңгырады. Юбилейелында Алексеевск чиркәве кыңгыравыннан Казаннан килгән беренче чаң кагучылар курсларын тәмамлаучыларның чаң кагулары яңгыравы очраклы гына түгел, аларны чиркәүнең баш чаң кагучысы Леонид Лебедев өйрәткән. Ә бу киләчәктә дә безгә күңел тынычлыгы һәм бердәмлек бүләк итәчәк, кыңгыраулар яңгыраячак дигән сүз. Быел беренче тапкыр «Алексеевск чаң кагулары» Идел өстендә дә яңгырады – фестиваль икенче көнне Свияжскида узды. Чаң кагучылар һәм артистлар бу көнне утрау-шәһәрчектә булган күпсанлы туристларга үз җылылыкларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев