Алексеевск районында яңа техниканы беренчеләрдән булып зур эш стажы һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары булган педагоглар алды.
Аларга ноутбукларны район башлыгы Сергей Демидов һәм «Ак Барс» банкының “Алексеевск №1” сату офисы җитәкчесе Венера Залакова тапшырды. Алексеевскиның барлыгы 146 педагогы яңа техника алачак.
Татарстанда ноутбукларны яңарту масштаблы проект -цифрлаштыру елы кысаларында тормышка ашырыла. “Ак Барс” банкы Татарстан укытучыларына барлыгы 12 мең ноутбук тапшырачак.
«Банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме – бу социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф безнең зур игътибар үзәгендә тора. Шуңа күрә банк әлеге проектка ярдәм итмичә булдыра алмады», - дип билгеләп үтте Венера Залакова.
Аның сүзләренә караганда, бүләк ителгән ноутбуклар Татарстанның ICL предприятиесендә җитештерелгән. Ноутбукларга безнең илдә җитештерелгән «Мой Офис» һәм «Р7-офис» эшләнмәләренең офис программалары урнаштырылган. Әлеге офис пакетлары Microsoft Office аналоглары булып тора һәм аңа текст, таблица, шулай ук презентацияләр редакторлары кергән.
Нет комментариев