Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районында эшлекле очрашу узды

    Алексеевскида Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитет утырышы булды.

    Район башлыгы Сергей Демидов һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев озатуында торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин, шулай ук комитет әгъзалары Алексеевск асфальт-бетон заводында булдылар, анда SUPERPAVE методы буенча асфальт-бетон катнашмалары составларын проектлау өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган юл-тикшеренү лабораториясен карадылар.

    Предприятие җитәкчесе Марат Саттаров предприятиедә кулланыла торган технологияләр һәм материаллар турында мәгълүмат бирде. Асфальт-бетон заводы республикада җитештерүчәнлек буенча иң эре предприятие булып санала. Аның куәте тәүлегенә 320 тоннага кадәр асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Ә Уралдан кайтарылган югары сыйфатлы вак таш юл полотносының ышанычлылык һәм ныклык факторларының берсе булып тора.

    Делегация район үзәгендә Совет урамындагы (26, 28 номерлы йортлар) «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыруның барышы белән дә танышты.

    Ә эшлекле утырыш барышында республика территориясендә юл эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, районыбызның юл хуҗалыгын үстерү, башкарыла торган юл эшләренең сыйфатын һәм сакланышын, юл хуҗалыгы иминлеген тәэмин итү турында барды.

    Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, бүген җирле әһәмияттәге юлларны төзү һәм аларны карап тоту мәсьәләсе аеруча актуаль. «Халык контроле» системасы аша килгән барлык мөрәҗәгатьләрне канәгатьләндерү өчен масштаблы федераль программа кирәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: