Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевск районының финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды

Мактаулы исем финанс-икътисад эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелә.

Финанс эшчәнлегенә йомгаклар бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышында 2018 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетының көтелгән үтәлеш йомгаклары һәм 2019 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары буенча ясала.

Әлеге мөһим чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - Россия Федерациясе финанс министры Антон Германович Силуанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев