Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

«Алексеевскдорстрой» хезмәткәрнең тән температурасын үлчәү башкарыла

Махсус шартларда эшләү.

«Алексеевскдорстрой» ААҖ халыкның яхшы яшәү шартларын тәэмин итүче предприятие булып тора, шуңа күрә, коронавирус белән бәйле чикләүләргә карамастан, автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре дәвам итә.

Инфекциянең таралуын кисәтү максатларында, дезинфекция чаралары кулланып, өч тапкыр эш урыннарын (шул исәптән кешеләрне йөртү өчен транспортны) җыештыру эшләре башкарыла.

Авыручыларны ачыклау өчен хезмәткәрнең тән температурасын үлчәү башкарыла. Эш урыннарында кулларны эшкәртү өчен антисептиклар бар. Инфекция таралу куркынычларын киметү максатыннан предприятие хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары – битлекләр куллана.


Рейс алдыннан һәм рейстан соң, тикшерү буенча медицина инспекторы Марина Тафинцева сөйләвенчә, барлык машина йөртүчеләрнең һәм предприятие хезмәткәрләренең тән температурасы заманча контактсыз термометр ярдәмендә үлчәнә.

«Аның ярдәмендә без 5 секунд эчендә кешенең температурасы булуын һәм булмавын билгели алабыз. Бу бик уңайлы һәм нәтиҗәле. Иң беренчеләрдән булып без машина йөртүчеләрнең тән температурасын үлчибез, аларны без иртәнге 5 тән үк рейска җибәрәбез. Аннары инженер-техник хезмәткәрләрнең температурасын үлчибез. Мондый термометрлар хәзер Татарстанның берничә районында урнашкан тугыз участокта бар».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X