Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевскида Автоледи-2020 конкурсы узачак

Автоледи-2020

Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясендә гүзәл затлар арасында 2020 елның 13 августында булачак «Автоледи-2020» машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Бу ел саен үткәрелә торган юл хәрәкәтендә закон тыңлаучан катнашучыларны тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән чара. Ярышларда теләсә кайсы машина йөртүче хатын-кыз катнаша ала.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче хатын-кызларны әлеге конкурста катнашырга һәм үз осталыкларын күрсәтергә чакыра.

Үз транспорт чарасын матур итеп бизәгән өчен дә приз биреләчәк. Тулырак мәгълүматны 2-61-89 телефоны буенча алырга мөмкин. Гаризалар ТР, Алексеевск ш.т.б., Чистай ур., 14 йорт адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X