Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевскида Казаков урамында тротуар төзекләндерелә

Тротуарның күпчелек өлешендә асфальт җәелгән инде, хәзер эшчеләргә юл төзелешен тәмамларга гына калып бара һәм күп фатирлы йортка керү дә бик уңайлы булачак.

Шунда ук автомобиль парковкасы киңәйтеләчәк һәм койма куелачак. Баштан төзүчеләр йортка керү юлында заманча һәм куркынычсыз болдыр ясадылар. Эшләр үзара салым һәм “Безнең ишегалды” республика программасы акчасына алып барыла. Урамның бу участогы бистәдә яшәүчеләр өчен бик кирәкле. “Яңа тротуар бик әйбәт, район һәм бистә җитәкчелегенә ә л е г е т е р р и т о р и я н е төзекләндергәннәре өчен рәхмәт. Элек ул тигез түгел иде, хәтта җәяүлеләр өчен дә бик тар иде, велосипедчылар турында әйтеп тә тормыйм. Ә хәзер аерылган полоса ясасаң да була, бөтен кешегә урын җитә. Балаларны да бакчага йөртү җиңеләйде, коляскадамы, яки безнең кебек велосипедтамы. Хәзер инде тирә-юньдәге җир өемнәрен тизрәк җыештырасы килә һәм, бәлки, матур фонарьлар куярлар – тагын да матуррак һәм уңайлырак булыр дип уйлыйм”, - дип фикерләре белән уртаклаша район үзәгендә яшәүче Эльмира Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев