Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар

Акциядә катнашучылар «Якты балалар коляскасы» номинациясендә көч сынашты, анда әниләр һәм әтиләр балалар коляскасын яктылык кайтаручы элементлар белән тапкырлык һәм иҗат күрсәтеп, бизәделәр.

Фликерлар, катафотлар, значоклар һ.б.лар белән кулландылар. Әлеге чараның максаты - үсеп килүче буын арасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча комплекслы эш системасын булдыру. Ата-аналар үз балаларына бәйрәм ясау максатыннан, көндез һәм тәүлекнең караңгы вакытында урамда саф һавада йөрү өчен кулланыла торган иң яхшы һәм куркынычсыз каретаны брелоклар, фликерлар, значоклар белән бизәделәр. Әти-әниләрнең балаларының киләчәгенә һәрвакыт планнары зурдан. Нәниләр кечкенә вакыттан ук кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яшиләр, бигрәк тә әти-әниләре иҗади процесска үз үрнәкләре белән җә л е п и т кә н н ә р е б и к бәхетле. Бу эшкә җәлеп итү, битараф булмаган мөнәсәбәт формалаштыра. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ата-аналар белән юл куркынычсызлыгын кисәтү һәм яктылык кайтаручы элементларны куллану буенча максатчан һәм системалы эш алып барыла. Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге, белем бирү оешмалары белән берлектә, атааналар өчен брошюралар, буклетлар һәм мәгълүмати стендлар эшләнә. Бу конкурста балалар да зур теләк белән һәм фантазия күрсәтеп катнашты. Акция яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларда ата-аналарга караганда бер дә ким булмаган кызыксыну уятты һәм алар да үзләренең уенчык “балалар” коляскаларын бизәп, юлда куркынычсызлыкның мөһимлеген җиткерергә тырыштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәүче девиз белән плакатлар ясадылар. Балалар бик тиз үсә, һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кече яшьтән үк бик мөһим, чөнки балалар олыларның, барыннан да элек әти-әниләренең үз-үзләрен тотышын күзәтү юлы белән барына да өйрәнә. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды. Акциядә катнашучылар, беренче чиратта, алдагы иҗади проектларга илһам, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итү тәҗрибәсе алдылар. Районыбыз урамнарында якты, “ялтырап торган” балалар коляскалары күбрәк булыр дип өметләнәсе килә. Чара ахырында ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин барысына да уңышлар һәм имин юллар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев