Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевскиның йөздән артык яшьармиячеләре патриотик слетта үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте

Кышның соңгы көнендә Биләр мәктәбендә Алексеевск районы яшьармиячеләр отрядлары һәм хәрби-патриотик клубларының V слеты узды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Егетләр һәм кызлар ату, автомат җыю һәм сүтү, интеллектуаль викторина һәм башка дисциплиналарда көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Биләр яшьармиячеләр клубы җиңде. Икенче урында - Левашевоның «Каскад» клубы, өченчедә – Зирекле авылының «Юнармеец-2» хәрби-патротик клубы.

«Слет традиция буенча “Застава” вокаль - инструменталь ансамбленә кушылып Оксана Кузнецова башкарган патриотик җырлар белән бизәлгән иде, - ди Андрей Чугуров, - шулай ук бу көнне «Яшьармиячеләр» рәтенә 25 яңа яшьармияче керде, алар ант бирделәр».

«Барысы да бик ошады! Барысы да бик шәп узды!»- дип тәэсирләре белән уртаклашты Вадим Морданов.

«Бик шәп булды! Барыннан да бигрәк, бөтен көчемне җыеп, егерме өч тапкыр күтәрелүем истә калды», - дип сөйләде Алмаз Настин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X