Заря
  • Рус Тат
  • Алинә Хәмитшинаның уңышы

    Алинә «Татар сүзе – 2022» республика конкурсында икенче урынны яулады.

    Беренче этап читтән торып уздырылды, анда дүрт меңнән артык кеше катнашты. Алинә Хәмитшина абруйлы «Татар сүзе – 2022» иҗади конкурс призеры булды. «Радужная фантазия» театр студиясен тәмамлаган кыз «Проза» номинациясендә икенче урынны яулады. «Конкурста катнашырга миңа әнием тәкъдим итте, ул минем җитәкчем дә булды, аңа шулай ук диплом һәм чәчәкләр тапшырдылар», - ди Алинә. «Ноябрь аенда әсәр укып, видео яздырдык һәм шуны җибәрдек, икенче этапка уздык. Аннары безне шулай ук сайлап алдылар һәм инде 25 майда 3 этапка филармониягә чакырдылар. Анда без сәхнәдән шул ук номерлар белән чыгыш ясадык, шуннан соң 30 май көнне гала-концерт булды, анда җиңүчеләрне бүләк ләделәр. Мин Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» әсәреннән бер өзек укып «Проза» номинациясендә икенче урын алдым. 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләндем. Мондый күп санлы катнашучылар арасыннан финалга чыга алуыма мин бик шат, - дип сөйли финалист кыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: