Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Анна Трошинаның бенефисы

Алексеевск районы мәдәният хезмәткәрләре Анна Трошина хөрмәтенә концерт үткәрделәр.

Шулай тантаналы рәвештә алар мәдәният бүлеге җитәкчесе Анна Васильевна Трошинаны лаеклы ялга озаттылар.

Аның адресына рәхмәт сүзләре белән бергә мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәттәшләре дә чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин Анна Васильевнага озак еллар бергә хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Артур Соловьев аның район территориясендә халык мәдәниятен саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Үз чиратында, символик ачкычны бүлек начальнигына тапшырып, Анна Васильевна хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм халык мәдәниятенең байлыгын саклап калуларын һәм арттыруларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев