Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

«Биләрнең тәвә кошлары» эко-фермасында ике өркәчле дөя пәйда булды

Фермерлар Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннарның фермасында яңа хайваннар барлыкка килде.

Күпләр инде яраты пөлгергән тәвә кошлары, куяннар һәм янут янына Шетленд понисы, ак Һинд павлины һәм ике өркәчле Калмык дөясе кушылды. Ә вольердан читтә, сокланып караган кешеләр янында үзен сыйпарга һәм тәмле ризыклар белән сыйларга рөхсәт итүче я ш ь , т а п л ы б о л а н йөри. Б и л ә р н е ң И з г е л ә р чишмәсе - туристларны җәлеп итү урыны, бигрәк тә җәй көне. Ә бу урынга бару юлында Зиннәтуллиннарның ф е р м а с ы н а к е р е п ү з к ү з л ә р е ң б е л ә н әлеге хайваннарны күреп чыкмау хата булыр, бигрәк тә синең я н ы ң да б а л а л а р ы ң булса. Үзенчәлекне балалардан без менә шундый искиткеч фикер алдык: «Бу гаҗәеп коя ш л ы җә й г е кө н дә мөмкинлекләре чикле балалар әтиәниләре белән бергә «Биләрнең тәвә кошлары» эко-ферма - с ы н а һ ә м И з г е л ә р чишмәсенә кечкенә генә сәяхәт ясады, - дип сөйли инвалидлар җәмгыяте рәисе Екатерина Абакумова, - сәяхәтебез бик күңелле һәм кызыклы булды, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды. Алексеевск муниципаль районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевичка күрсәткән спонсорлык ярдәме, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Симашева Альбина Валентиновнага сәфәрне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә эко-ферма хуҗалары Наталья һәм Айдар З и н н ә т ул л и н н а р г а җылы кабул итүләре, безнең һәм балаларыбыз өчен мавыктыргыч экскурсия оештырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Хайваннар белән аралашу кешенең кәефенә генә түгел, ә аның физик ха ләтенә дә уңай йогынты ясавы сер түгел. Ә биредә, әкияттәге сыман, без и с к и т к е ч к а н а тл ы кошлар белән сокландык, гаҗәеп зур тәвә кошларын ашаттык һәм матур куяннар белән фотога төштек. Мондый мөмкинлек өчен зур рәхмәт!». «Биләрнең тәвә кошлары» фермасы сезне кунакка көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев