Заря
  • Рус Тат
  • Чик буе сакчыларының күркәм традицияләре

    Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы якынлаша. 22 июньдә чик буе гаскәрләре беренче булып дошманнарның һөҗүм итүен үзләрендә тойды, алар күп кенә дошманның көченә каршы торды.

    Бүгенге көнгә кадәр чик буе сакчылары дошманнарга отпор бирергә әзер гаскәрләрнең үзенчәлекле төре булып тора. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән һәркем бурыч һәм сугышчан туганлык хисен мәңгегә саклап кала. Шуңа күрә үз бәйрәмнәрендә яшел погонлы солдатларның бергә җыелулары очраклы түгел, алар үзләренең хәрби бур ы ч л а р ы н үтәгәндә – Ватаныбызның чик буен саклауда һәлак булучыларны искә алу өчен җыелалар. Быел да искәрмә булмады, чик буе сакчылары Җиңү паркында җыелып Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чик буе хезмәте ветераннары бистә урамнары буйлап колонна белән үтеп, “Кайгырту” приютына барып, анда тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырулары да күркәм традициягә әверелде. Алар малайлар һәм кызларга ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Үз бәйрәмнәрендә чик буе сакчылары әлеге хезмәтнең өлкән ветераны, туксан бер яшьлек Виктор Будкин янына бардылар, моның белән алар намус һәм батырлыкның аерылгысыз икәнен кабат исбатладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: