Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

“Фидакарь хезмәт өчен” Ләйлә Фазлыева Гордеев Николай Михайловичка тапшырды

“ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН”

2019 елның 19 февралендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Алексеевск районы делегациясе совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Чарага бөтен республикадан 500 гә якын кунак чакырылган иде.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен – “Фидакарь хезмәт өчен” медален Алексеевск районының Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җәмәгать оешмасы җирле Советы рәисе Гордеев Николай Михайловичка тапшырды.

Республика ветераннарына һәм активистларына ТР Президентыннан һәм ТР Министрлар Кабинетыннан 10 Рәхмәт хаты һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары сораулары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Советының координация Советы раслаган “Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 30 ел” исемле 400 медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев