Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Имамнар өчен уникаль мастер-класс

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеге һәм шәхсән Марат Готыф улы Әхмәтов инициативасы белән, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте килешүе буенча Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары республика имамнары өчен ораторлык сәнгате буенча дәресләр үткәрәләр.

Укуларны педагогика фәннәре кандидаты, шагыйрә, Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Илсөяр Шиһапова, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, шулай ук әлеге югары уку йорты укытучысы Земфира Ибәтова үткәрде. - Менә бүген без сезнең мөхтәсибәт имамнары белән мастер-класс үткәрәбез. Имамнарыгыз барысы да тырышалар, шунсыз булмый да, чөнки нәкъ менә аларга биш тапкыр азан әйтергә туры килә, ә анда дөрес сулыш алу кирәк, күпме кеше алдында вәгазьләр укыйлар, анда да оратор осталыгы булу мөһим. Мондый аралашулар бер көн белән генә чикләнмәс, дәвамлы булыр дип өметләнәбез, - диде Илсөяр Шиһапова.

Лекция чыгыш ясау сәнгате, логик яктан дөрес фикер бирү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, тавышларның дөрес яңгыравы һәм кешеләр алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелекне бетерү серләре һәм диафрагма белән дөрес сулыш алу турында барды.

Рөстәм хәзрәт Вальщиков: “Без Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка,ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмыйгуллинга мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтлебез.

Чыннан да, имамнарга төрле аудиторияләрдә, төрле категория гражданнар алдында, төрле чараларда чыгыш ясарга туры килә. Халык алдында сөйләр өчен физик һәм эмоциональ әзерлек бик мөһим. Менә укытучылар әйтүенчә, вәгазь сөйләр алдыннан дикция чиста булсын өчен тавыш ярыларын җылытырга, иреннәргә һәм телгә разминка кирәк икән”.

Беренче дәрес үзең һәм аудитория белән идарә итү, тавышны көйләү, дөрес сулыш алу, кимчелексез дикция буенча тренингларга багышланды. Икенче дәрес исә сөйләм логикасы турында булды. Бер вәгазь тексты мисалында имамнар логик анализ ясарга һәм мәгънәле фикерне җиткерергә өйрәнделәр. 

Нургаян абый Исхаков мастер-класста катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

“Минем өчен иң мөһим яңалык диафрагма белән суларга өйрәнү булды, аерым хәрефләр һәм авазлар әйтелеше белән таныштык - барысы да безнең өчен яңалык иде. Без оештыручыларга һәм укытучылар командасына шундый кирәкле чара өчен бик рәхмәтле. Һәрвакыт гыйлемебезне арттырып тору кирәклегенә тагын бер тапкыр инандык”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев