Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Юеш Көрнәле авылының тыл хезмәтчәнен туксан яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярга район җитәкчелеге һәм «Родина» колхозыннан бүләкләр тапшырдылар.

11 октябрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Хәния Хәйретдин кызы Ибраһимова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова, «Родина» колхозы вәкиле Н.М. Камаева котлады. Аңа РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Алексеевск район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырылды.

Хәния әби Юеш Көрнәле авылында туа. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була. Аларның гаиләсе күп балалы була – 6 бала. Әтисе фронтка китә. Тыл, сугыш вакытының барлык авырлыклары да балалар җилкәсенә төшә. 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң Хәния әби колхозда эшли. 18 яшендә Ярославль өлкәсенә торфлыкка эшкә китә. 5 елдан соң туган ягына кире кайта. Юбилярның дүрт баласы, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Хәния әби 90 яшендә дә шат күңелле, аралашучан булып кала. Аның янәшәсендә иң якын кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев