Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Казаннан джаз оркестры Алексеевск укучылары өчен концерт оештырды

Район мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Джаз стилләре» исемле чара узды.

Татарстан Республика-сының Филармония JAZZ оркестры Алексеевск яшьләрен искиткеч джаз музыкасы дөньясына алып керде. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев җитәкчелегендә коллектив төрле жанрдагы көйләрне башкарды. Ә һәр чыгыш алдыннан алып баручы Агата Вәлиева һәм Адилә Мозаффарова джазның барлыкка килү тарихы һәм аның юнәлешләре турында сөйләделәр. Чыгыш азагында рәхмәтле тамашачылар музыкантларны көчле алкышларга күмделәр. Оркестр директоры һәм проект җитәк-чесе, Россиянең атказанган артисткасы һәм ТР халык артисткасы Лидия Әхмәтова алексеевскилыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

“Филармония джаз-оркестр концерты яшь тамашачыларга яңа музыка дөньясын ача. Балаларның эстетик, әхлакый, сәнгать тәрбиясе филармония дәрәҗәсендәге югары профессиональ концерт программаларына йөрмичә мөмкин түгел” - дип билгеләп үтте Агата Вәлиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев