Заря
  • Рус Тат
  • Хезмәтләрен хөрмәтләп

    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Апаста узган күчмә коллегиясендә “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән мәдәният өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән якташларыбызны бүләкләделәр.

    Елена Секалина, Татьяна Самсонова һәм Дмитрий Эгамбердиев бу бүләккә лаек булдылар.

    Мактаулы бүләкләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

    – Без сезнең белән – Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре белән горурланабыз. Коллективларның күпчелеге «үрнәк» һәм «халык» исемнәрен йөртә, алар бу исемнәрне көндәлек хезмәтләре белән раслый. Безнең чаралар федераль һәм республика дәрәҗәсендә югары бәяләнә, әмма иң мөһиме – алар безнең халык тарафыннан бәяләнә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар телим! – дип котлады Ирада Хафизҗан кызы.

    Очрашу кысаларында милли проектларны гамәлгә ашыру, грант эшчәнлеген активлаштыру, шулай ук мәдәни учреждениеләрдә проект эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: