Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Лебединода архивны яңартачаклар...

Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты 375 000 сумлык сертификат алды.

Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты 375 000 сумлык сертификат алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – ТР дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» республика конкурсында җиңүчеләргә шәхсән үзе акчалата сертификатлар тапшырды.

Лебедино архивы «Авыл җирлеге җирле үзидарә органы - Татарстан Республикасы муниципаль архивын комплектау чыганагының иң яхшы архивы» номинациясендә лауреатларның берсе булды.

Лебедино авыл җирлеге башлыгы проектта катнашу өчен күп көч куюы турында сөйләде. “Конкурс турында белгәч, без анда катнашырга булдык. Проект төзедек, кечкенә видеоролик төшердек һәм гариза җибәрдек. Конкурсның 1нче һәм 2нче этабын үттек. Комиссия безнең гамәлдәге архивны һәм ул сакланыла торган шартларны карарга дип килде. Мин шәхсән үзем Казанга проектны яклау өчен бардым. Җиңүебезне белү бик күңелле булды, чөнки архив җирлектә яшәүчеләр өчен бик мөһим. Без архивыбызда йорт һәм хуҗалык китапларын саклап калканыбызга шатланабыз һәм горурланабыз, чөнки алар тарихи әһәмият кенә йөртми, ә мираска керү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, шәҗәрә төзү, буыннар бәйләнеше буенча халыкка зур файда һәм ярдәм күрсәтә”, - диде Юрий Иванович.

Төзелгән план нигезендә, бүлеп бирелгән акчага яңа тимер ишек урнаштырылачак, түшәмгә, идәнгә һәм стенаның берсенә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук архив документларын саклау өчен стеллажлар һәм оптималь һава температурасын һәм дымлылыгын саклау өчен климат-контроль сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев