Җиңү диктанты Бөтенроссия акциясе барышында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрне тикшерделәр.
25 сорау һәм бирем иң канкойгыч сугышның елъязмаларына гына кагылмыйча, геройлар, партизаннар, хәтта рәссамнар һәм кинорежиссерлар исемнәрен дә искә төшерергә ярдәм итте. Диктант район үзәгенең өч мәктәп базасында язылды. Дистанцион форматны сайлаучылар да табылды, алар диктантпобеды.рф сайтында онлайн сынау уздылар. Район башлыгы урынбасары Галина Белова билгеләп үткәнчә, әлеге акция - белемнәрне тикшерү түгел, ә Бөек Җиңү тарихына чираттагы тапкыр кагылу мөмкинлеге дә.
Нет комментариев