Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Көнүзәк яңалыклар

Район башлыгының Социаль хезмәткәр көне белән котлавы

Хөрмәтле Алексеевск муниципаль районының социаль яклау, Пенсия фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү фонды хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән 8 июнь Социаль хезмәткәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм генә түгел. Бу көн саен халыкның аеруча якланмаган катламнары – ветераннар, инвалидлар, пенсионерлар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр проблемаларын хәл итүчеләрнең бәйрәмнәре. Бу өлкәдә аеруча җаваплы, мәрхәмәтле, түзем һәм рухи яктан көчле кешеләр генә эшли. Һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк - сез куелган бурычларыгызны уңышлы, җиренә җиткереп башкарасыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртып, чит кешеләрнең борчу-мәшәкатьләрен уртаклашасыз. Игътибарыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләрнең язмышларына битараф булмавыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, һәр йортка, һәр гаиләгә муллык телим! Район башлыгы Сергей Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев