Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина 60 яшьтән өлкәнрәк алексеевскилыларны вакцинацияләүнең барышы турында сөйләде

Елена Хамзина: «Без бөтен гаиләбез белән прививка ясаттык»

- Елена Александровна, вакцинация турында халыкка хәбәр итү ни рәвешле барды?

- Социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре октябрь азагында бистәдә яшәүчеләр арасыннан 60 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк булган 2200 гражданның өйләренә йөреп чыкты. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, аларның 50 проценты гына прививка ясаткан. Шуңа бәйле рәвештә, шәхсән үзем яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә чакырам, чөнки бу яшь төркеме – риск төркеме. Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус инфекциясеннән үзәк район хастаханәсендә, яшәү урыны буенча ФАПта прививка ясатырга мөмкин, шулай ук Павелкин ур., 18 адресы буенча урнашкан бистә Советы бинасында, анда сезнең өчен, хөрмәтле пенсионерлар, авырулар белән элемтәгә керүне булдырмау өчен өстәмә вакцинация пункты оештырылган. Вакцинация пункты көн саен 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшли. Вакцинацияләүнең өстәмә пунктында вакцинаның беренче компонентын да, тиешле вакыт аралыгы узгач – вакцинаның икенче компонентын да ясатырга була.

- Кайнар линия эше һәм вакцинация пунктына автобуска заказ бирү мөмкинлеге турында да сөйләгез әле.

- Районда кайнар линия телефоны эшли. 884341-2-39-49 номеры буенча вакцинация пунктына транспорт белән тәэмин итү өчен гариза калдырырга мөмкин. Гаризаны бистәдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә авылларда яшәүчеләр дә калдыра ала.

- Ә сез һәм сезнең әти-әниегез прививка ясаттымы?

- Минемчә, күп кенә укучыларда бу сорау туа. Әйе, һәр гаиләдә кебек үк, безнең алда: «прививка ясатыргамы әллә ясатмаскамы? - дигән сорау торды. Шулай да бөтен гаиләбез белән прививка ясатырга дигән карар кабул иттек. Хәзер ревакцинация үтәргә планлаштырабыз. Шуңа күрә мин бар кешене дә вакцинация файдасына дөрес карар кабул итәргә чакырам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X