Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Районыбызда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең рейдлары көчәйтелде

COVID-19: белешмәлек ул - иммунитет түгел

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре халыкның һәм автомобиль хуҗаларының җитди сәбәпләрсез үз-үзеңне изоляцияләү зонасыннан тыш йөрүләрен контрольдә тотуны көчәйтте.  
Хәзер Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИнең шәхси составы катнашында “Тоннель”ләр көнгә ике тапкыр уза. Ә менә район үзәгенә кергәндә блокпостларда эш тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Машина йөртүчеләр бу чараларга аңлаешлы итеп карыйлар, эш урыныннан белешмәләр һәм смс-үткәрүне күрсәтәләр. Ләкин изоляциянең нәтиҗәлелеге турында сөйләргә әлегә иртәрәк: якындагы кибетләргә алексеевскилылар гаиләләре, балалары белән бара, ә алар өйдә калырга тиеш. Челтәр кибетләрендә чиратта торучылар арасында социаль дистанция сакланмый.
Ә шул ук вакытта коронавирусны йоктыру статистикасы көннән-көн арта. Әлегә авыручылар саны терелүчеләргә караганда күбрәк. Кызганычка каршы, беренче зарарлану очраклары ике көн элек кенә теркәлгән районнарда авырулар саны да арта. Бу вирус таралуның темпы тиз булуын тагын бер кат күрсәтә.
Бүген Алексеевск районы COVID-19 белән зарарлану очраклары теркәлмәгән муниципалитетлар арасында. Бу күп кенә куркынычсызлык чаралары, шул исәптән штраф санкцияләре белән бәйле: үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен бозучыларга 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Сүз уңаеннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны штрафка тарта алучылар исемлеге дә киңәйтелде. Хәзер аңа полиция һәм росгвардиячеләрдән тыш, Экология, Гадәттән тыш хәлләр, Хезмәт, Транспорт, Урман хуҗалыгы министрлыклары, Тарифлар буенча, Биологик ресурслар буенча, Мәдәни мирасны саклау буенча Дәүләт комитетлары, Дәүләт торак инспекциясе, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе, шулай ук үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре керә.
Кадерле якташлар, үз-үзеңне изоляцияләү режимын тәмамлау вакыты, вирусның бетү вакыты кебек үк, сезнең белән бездән тора. Безнең кулыбыздан килгән иң аз нәрсә – без өйләребездә калырга тиешбез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X