Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Саксызлык фаҗигага китерде

20.08.2022 елда, 22: 40 сәгатьтә.

Алексеевск-Биләр автомобиль юлының 7км. да, 37 яшьлек Киа Рио автомобилен йөртүче, Алексеевск районында туып-үскән, Алексеевск районының Биләр ягыннан Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы юнәлешендә хәрәкәт итеп Алексеевск районы, РФ юл хәрәкәтенең 9.10, 10.1 пунктларын бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан, анда Дэу Нексия автомобилен бәрдергән, 51 яшьлек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган. Киа Рио машина йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән Чистай хастаханәсенә озатылган.

«Юлда барлык хәлләрне дә күздә тотып бетереп булмый дигән сүз- уйдырма, юлда бар яктан да игътибарлы, бер-береңә ихтирамлы булып, бик сак кына йөрергә кирәк икәнлекне бер кем дә онытмасын иде. Исегездә тотыгыз, сезнең урамда һәм юлда үз - үзегезне тотуыгызга кеше гомере белән җавап бирергә тиеш түгел”, - дип мөрәҗәгать итә Алексеевск ЮХИДИ баш автоинспекторы Руслан Шакиров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев