Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Үсеш юллары билгеләнде

23 гыйнварда район кулланучылар җәмгыяте хезмәт коллективы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2018 ел өчен йомгаклау җыелышы булды.

Хисап утырышында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров катнашты.

Үз докладында Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин предприятиенең узган 2018 елгы уңышлары турында сөйләде. Илнур Миңгаяз улы район кулланучылар җәмгыятенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәян итте, оешма эшчәнлегенең уңай якларын билгеләп үтте һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды. Рашат Шәймәрданов чыгышы шактый кискен булды. Ул ит продукциясен сату күләмен арттыру максатларында колбаса цехын реконструкцияләү зарурлыгына басым ясады. - Алексеевск лимонады - Татарстан Республикасының бренды, шулай ук җирле производство колбасалары да Алексеевск райпосының шундый ук символы булырга мөмкин.

 

Җәмәгать туклануы-үз продукциясен сату өчен тагын бер урын, - дип билгеләп үтте Рашат Рифкат улы. Утырыш ахырында район кулланучылар җәмгыятенең аеруча аерылып торучы хезмәткәрләрен тантаналы шартларда бүләкләделәр: «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сатучысы Боброва Светлана Александровна белән Бабошина Ольга Анатольевна – «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сатучысы Татарстан кулланучылар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

«Коопторг» кулланучылар җәмгыяте буенча сатучы Крылова Венера Рафаэль кызы, «Коопторг» пешекчесе Миңгадеева Резеда Рашат кызы район Советы һәм район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булдылар.

«Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сатучысы Ирина Александровна Калинина, Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте машина йөртүчесе Мәүлитов Алмаз Миннәхмәт улы, Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте бухгалтеры Лифанова Ольга Владимировна, «Биләр» кулланучылар җәмгыяте кондитеры Устимова Наталья Александровна Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2018 ел йомгаклары буенча Алексеевск райпосы республикада иң яхшылар исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев