Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомстволары бүләкләре белән бүләкләү турында

2019 елның 7 мартында Алексеевск аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре белән көллият укытучыларын бүләкләү тантанасы булды.

Мәгариф системасына зур өлеш керткәннәре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен:

- Мигушин Сергей Павлович «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;

- Галиев Рифат Ринат улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән;

- Кириллова Лариса Михайловна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Хафизова Зөһрә Рахман кызы һәм Фазуллина Лилия Рәхимҗан кызына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәте белдерелде.

Без педагогларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Сезнең җиңел булмаган, әмма шундый кирәкле эшегездә иҗатка, илһамга, энергиягә һәм дәрт-дәрманга һәрвакыт урын булсын. Балаларыгыз куандырсын, чыгарылыш сыйныф укучыларыгыз онытмасын, гаиләгез һәрчак ярдәм итсен, ә сәламәтлегегез нык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев