Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Уку елы башланыр алдыннан Алексеевск район башлыгы иң яхшы укучыларны һәм мәктәп укытучыларын бүләкләде

Яңартылган район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясе узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан район мәдәният йорты бинасы янында һәм аның фойесында урманнарны саклау, халык традицияләрен һәм мәдәниятен саклау, робототехника өлкәсендәге мәгариф учреждениеләренең казанышларын чагылдырган күргәзмә оештырылды. Шулай ук мәктәп хезмәткәрләре мәктәп яны участокларында үстерелгән 2022 ел уңышын тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров фойеда район мәктәпләренең иң яхшы укучыларын һәм укытучыларын бүләкләделәр.

Мәгариф бүлеге җитәк-чесе Вячеслав Рыдаев 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ашатуны оештыру кагыйдәләрен үтәү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында коронавируска каршы көрәш чаралары турында санитар табиб Рөстәм Хөснетдинов сөйләде. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов муниципа-литетның белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм хезмәт коллективларының иминлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Укытучыларны яңа уку елы белән котлап, Андрей Федоров республикада укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү программасы дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Район башлыгы Сергей Демидов мәктәп директорлары һәм укытучылар алдында чыгыш ясаган вакытта быел мәгариф учреждениеләрен ремонтлау һәм төзүгә ярты миллиард сум акча тотылуын билгеләп үтте һәм шуның белән бергә ул белем бирү сыйфатын үстерергә чакырды. Шулай ук ул залдагы бөтен халыкка үзләрен һәм балаларны коронавирустан сакларга өндәде.

Әлбәттә, мондый мөһим чара бүләкләүсез узмады.

Г.С. Боровиков исемен-дәге 3нче Алексеевск мәктәбенең татар (туган) теле һәм татар әдәбияты укытучысы Кутуева Роза Мәгъсүм кызы, Биләр мәктәбенең математика укытучысы Смирнова Татьяна Петровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнделәр.

Балалар иҗаты үзәге педагогы Гатина Светлана Вячеславовнага, Алексеевск аграр колледжының тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сафин Альберт Сөләйман улына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәккә тага торган билгесе бирелде.

6нчы Алексеевск «Бал корты» балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Фәнүзә Рәниф кызы, Левашево мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лукоянова Светлана Николаевна һәм 4нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мортазина Люция Фоат кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев