Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без озак еллар хайваннар һәм кешеләр иминлеген саклау өлкәсендә эшләүче Айрат Миндубаев белән сөйләштек

“Табиб кешене, ә ветеринар кешелекне дәвалый”

- Айрат Әлимович, ветеринариягә ничек килдегез? Сез бу өлкәдә күптән эшлисезме?

 

- Мин авылда туып үстем. Безнең үз хуҗалыгыбыз бар иде - сыерлар, сарыклар, тавыклар, мәчеләр һәм этләр.  Мин балачактан әти-әниемә булышып үстем, маллар карарга яраттым һәм алар турында күбрәк белергә тырыштым.  Мәктәпне тәмамлагач, мин ветеринария табибына укырга керергә булдым, әти-әнием дә мине хуплады, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. 2001 елда мин Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга кердем. Җитештерү практикасын районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үттем. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң районга кайттым.  2006 елда Алексеевск ветеринария берләшмәсенә урнаштым һәм бүгенге көнгә кадәр яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

 

- Яхшы ветеринария табибы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 

- Беренче чиратта, ул үз эшенең остасы һәм белгеч булырга тиеш, шулай ук ветеринария табибы түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш: игелек, намуслылык, җаваплылык, стандарт булмаган хәлләрдә тиз арада карар кабул итә белү, игътибарлылык, төгәллек, сабырлык, физик чыдамлык һәм, әлбәттә, хайваннарга мәхәббәт.

 

- Ә сезнең йорт хайваннарыгыз бармы?

 

- Әйе, бездә төрле токымлы куяннар һәм өй тавыклары бар.

 

 - Нәкъ менә сез нинди хайваннарга ярдәм күрсәтәсез?

 

- Безнең кабул итүдә йорт хайваннары һәм төрле кошлар да була. Мәсәлән, этләр, мәчеләр, попугайлар, хомяклар, тычканнар һәм хәтта ташбакалар. Авыл хуҗалыгы хайваннарыннан сыерлар, атлар, дуңгызлар, кәҗәләр һәм сарыкларга өйләргә барып ярдәм күрсәтәбез. Безгә хайваннарның хуҗалары төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр.  Минем төп бурычым - хайванны җентекләп тикшерү, диагноз кую һәм дөрес дәвалауны билгеләү. Безнең көндәлек эш түбәндәгеләрдән гыйбарәт - бу, хирургия (стерилизация, кастрация), терапия, төрле паразитларны эшкәртү, йогышлы авырулардан вакцинация, шулай ук хайваннарны тәрбияләү, ашату һәм карау буенча консультация.

 

- Хайваннарны турыдан-туры дәвалаудан тыш, тагын нәрсә белән шөгыльләнергә туры килә?

 

- Хайваннарны дәвалаудан тыш, эпизоотиягә каршы эш буенча ветеринария табибы- начальник урынбасары буларак, төп бурычлар булып йогышлы авыруларны профилактикалау, вакцинацияләү, эпизоотия очрагында вәзгыятьне контрольдә тоту тора.   Мин һәм хезмәттәшләрем районда эпизоотик куркынычсызлык нормаларының үтәлешен күзәтәбез һәм профессиональ дәрәҗәдә лейкоз, бруцеллез, туберкулез, котыру авыруы, Себер җәрәхәте һәм авыл хуҗалыгы хайваннарының башка авырулары таралмасын өчен тырышабыз. Шәхси (шәхси ярдәмче хуҗалыкларда) һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклауга юнәлдерелгән барлык төр хайваннарны һәм кошларны профилактик тикшеренүләр, эшкәртү, прививкалау үткәрәбез.

 

- Сезне берәр кайчан хайваннар тешләгәне булдымы?

 

- Әйе! Тырныйлар һәм тешлиләр, зур хайваннар белән эшләгәндә дә җәрәхәтләнергә мөмкин. Мондый очраклар тәҗрибә арткан саен кими бара.

 

- Практикагызда булган иң кызыклы очрак турында сөйләгез әле?

- Барлык онытылмас очраклар, кагыйдә буларак, хирургия белән бәйле, анда хайваннардан чит әйберләрне чыгарырга туры килә. Мәсәлән, безгә мәченең ашказаныннан чит предметларны чыгарырга туры килде. Аның эчендә нәрсә булганын беләсезме? - ул энәсе белән йон җепне йоткан. Операция уңышлы узды, хәзер песи үзен яхшы хис итә.

 

- Бу өлкәдә белгеч булырга теләгән кешегә махсус сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәкме?

 

- Бу эш өчен игелекле һәм ярдәмчел булу, шулай ук хайванга вакытында ярдәм итү өчен җитезлек бик мөһим. Җаваплы, тырыш, сабыр булу кирәк. Чөнки, ветеринария табибы эше хайваннар белән генә түгел, кешеләр белән дә бәйле.

Ветеринария табибы һөнәрен сайларга теләүчеләр шуны белергә тиеш: монда хайваннарга мәхәббәт кенә җитми. Хайванга дөрес ярдәм күрсәтү өчен көчле нервлар һәм түземлек мөһим. Һәм аның көндәлек авыр хезмәт белән бәйле булуын аңларга кирәк, чөнки хайваннар расписание буенча авырмыйлар, теләсә кайсы вакытта ярдәм күрсәтергә әзер булырга кирәк.

 

- Хезмәттәшләре-гезгә теләкләрегез.

 

– “Табиб кешене, ә ветеринар кешелекне дәвалый” - академик Иван Павловның бу сүзләре юкка гына канатлы гыйбарә түгелдер. Ветеринария табибы - иң күркәм, кешелекле һөнәрләрнең берсе.

Ветеринариядә очраклы кешеләр булмый. Форсаттан файдаланып, Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан хезмәттәшләремне чын күңелдән котлыйсым килә!

Хөрмәтле хезмәттәш-ләрем, Алексеевск районының ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Әлеге авыр хезмәтне сайлаган кешеләргә зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә бәхет, сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм яңа казанышлар телим! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев