Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

“Үзәк микрорайон” башлангыч бүлекчәсе секретаре Елена Макарихина “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең XVIII съездында катнашты

Мактаулы миссия

Елена Степановна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук республиканың пария активистлары делегациясе составына керде. Анда делегатлар 2019 елга партиянең бурычларын һәм эш векторларын билгеләделәр. Әлеге сәфәр Елена Степановна өчен бүләк булды, чөнки ул җитәкләгән бүлекчә, республикада иң яхшы өчлеккә керде.

– Минем кебек гади авыл хатын-кызына мондый форумда булу, ул искиткеч, –дип үзенең хисләре белән уртаклашты Елена Макарихина. – Мин ике дискуссия мәйданчыгы эшендә катнаштым. Авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүгә кагылышлы секциядә авылны саклап калу алымнары турында фикер алыштык. Яшь белгечләр өчен шартлар турында сөйләштек. Шулай ук авыл хуҗалыгы ВУЗларын тәмамлаучылар өчен бүлү системасын кертү турында тәкъдимнәр булды. Президент Владимир Путин пленар утырышта, партия депутатларына халыкка якын булырга, алар белән элемтәдә торырга, тормышны яхшыга үзгәртергә чакырды. Владимир Владимирович залга килеп кергәч, өч мең делегат берьюлы торып басып алкышлады. Шул чакта минем хисләрем ташып чыкты, Президентыбыз өчен горурландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев