Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

7 гыйнварда правослау христианнары төп бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

Төн уртасында дин тотучылар бистә чиркәвенә килделәр. Бу Раштуа төнендә бөтен гыйбадәт-ханә гыйбадәт кылучылар белән тулды.

Бәйрәм гыйбадәтен Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов җитәкләде. Павел атакай алексеевскилыларны бөек бәйрәм белән котлады.

“Бу бәйрәм безнең һәрберебез Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга тиешле булуыбызны искә төшерә, гөнаһлардан пакьләнүебезне раслый. Сезне барыгызны да шушы бөек бәйрәм белән котлыйм. Бу бәйрәм күңелләрегез һәм йөрәкләрегезне нурландырсын. Раштуа белән!

Ә 5 гыйнвар көнне Раштуа концерты узды. Казан правослау хорында катнашучылар җырлар, шулай ук дөньяның төрле илләрендәге колядкалар һәм Раштуа җырларын башкардылар. Чиркәү настоятеле протоиерей Павел Чурашов Раштуа алдыннан мәхәллә халкына шундый иҗади бүләк ясаганы өчен кунакларга рәхмәт белдерде.

7 гыйнвар иртәсендә, Изге Алексей приходының шәфкать туташлары Алексеевск район үзәк хастаханәсенең авыруларын һәм табибларын Раштуа бәйрәме белән котладылар. Чиркәүгә йөрүче шәфкатьлеләр һәм “Свет миру” православау яшьләре Раштуа төнендә чиркәүгә килә алмаучылар өчен алар татлы күчтәнәчләр тапшырдылар һәм сәламәтлек теләделәр. Шулай ук хастаханә табибларына да сыйлар

тапшырылды. Хастаханәнең табибларын һәм персоналын бәйрәм белән котладылар һәм пандемия чорында алексеевскилыларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Ә инде көндез, 7 гыйнварда Чиркәү мәйданында балалар һәм өлкәннәрне күп кенә күңел ачулар көтте. Кунакларны бәйрәм белән Воскресение чиркәве настоятеле, протоиерей Павел Чурашов котлады. Ә кыңгырау чыңыннан соң балалар һәм өлкәннәр кар чаналарында шудылар, коймак белән сыйландылар, таудан шудылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Шулай ук мәйданда ярминкә дә оештырылган иде, анда үзмәшгуль фермерлар да үз товарларын сатуга чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев