Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

АКЫЛ, КАЙГЫРТУ, ИГЕЛЕК ҺӘМ ИГЪТИБАР БӘЙРӘМЕ

Узган шимбәдә өлкән буын алексеевскилылар акыл бәйрәме белән котлаулар кабул иттеләр. Бер-бер артлы тезелеп киткән бәйрәм концертлары һәм очрашулар район Советы, башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары ветераннары өчен Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарадан башланып китте. Җыелучыларны район башлыгы Сергей Демидов котлады. Тармак ветераннары исеменә иң җылы сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләп котлаулар яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре якташлары өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.

Концерт район мәдәният йортында дәвам итте. Үзешчән артистлар тамашачыларга матур номерлар бүләк иттеләр, җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәм концерты кысаларында 50 елдан артык кулга-кул тотынышып гомер кичерүче гаиләләрне котладылар. Болар – Валентина Филипповна белән Геннадий Николаевич Губиннар, Люция Гаяз кызы белән Әсгат Шәйдулла улы Хәлиловлар һәм Рәмзия Гарәфетдин кызы белән Шәфигулла Хәйруллиннар.
Валентина Смелова безнең белән бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Өлкән яшьтә булсак та, менә нинди бәхетле без. Районыбыз җитәкчеләренә һәм бәйрәмне оештыручыларга безгә аралашу шатлыгы бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Бу күңел, акыл, игелеклелек һәм игътибар бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев