Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск бадминтончылары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Спорт нәтиҗәләре

Гыйнварның соңгы атнасы спортчыларыбыз: бадминтончылар һәм көрәшчеләр өчен уңышлы булды.

22-23 гыйнварда Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» исемле ярышларның Татарстан сериясенең 1 туры тәмамланды. 2012 елда туган һәм кечерәк яшь категорияләрендә абсолют җиңүче булып Вәлиуллин Вилдан танылды. Ул шәхси зачетта да, Баранов Кирилл белән парлы разрядта һәм Ксенофонтова Ангелина белән микстта чыгыш ясаганда да җиңү яулады. Шулай ук Кирилл ялгыз разрядта 3 урын алды. Ә Ангелинага абсолют чемпион исемен алу өчен бер адым гына җитмәде, ул ялгыз разрядта 2 нче урын яулады. Барлык спортчылар да Вилсур Вәлиуллинның тәрбияләнүчеләре.

 

***

 

Алексеевск көрәшчеләре Буадан «көмеш» һәм «бронза» медальләр алып кайттылар.

24-26 гыйнварда Буада 2007-2008 елда туган малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Әлеге беренчелектә 17 шәһәр һәм районнан 250 спортчы катнашты, Алексеевск көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясады, алар бер 2нче һәм өч 3нче урын алдылар. “Көмеш”не Азамат Закиров яулады. Үз категорияләрендә өченче урыннарны Әмир Гатауллин, Артем Шерстобитов (Биләр) һәм Булат Кыямов яуладылар.

 

***

Алексеевск районы көрәшчеләре республика турнирында бик күп медальләр яуладылар.

27-28 гыйнварда Базарлы Матакта 2005-2007 елда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры булып узды. Бу турнирда ТР шәһәрләре һәм районнарыннан 120 спортчы катнашты. Алексеевск районыннан 12 спортчы катнашты (фотода), алар лаеклы чыгыш ясадылар. Пантелеев Максим - 1 урын

(45 кг), Грачева Анастасия - 1 урын (52 кг), Бахимова Ксения - 1 урын (57кг), Шерстобитов Артем - 1 урын (65 кг), Ширыбыров Никита - 2 урын (45кг), Бакимов Дмитрий - 2 урын (71кг), Макарова Арина -3 урын (52 кг).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X