Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы район предприятиеләрен саклагыч битлекләр белән тәэмин итә

Фабриканың яңа вәзгыятькә җавабы

Короновирус таралуны кисәтү кысаларында нәфис әйберләр туку фабрикасында шәхси саклану чаралары җитештерү җайга салынган. Продукцияне барлык җитештерү куәте дә район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен битлекләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Фабрика директоры Елизавета Терентьева сөйләвенчә, көнгә якынча 1,5 мең битлек тегелә, ә эшчәнлек вакытында барлыгы ун меңнән артык битлек җитештерелгән.

«Без моны баю өчен түгел, ә район предприятиеләре бу катлаулы чорда үз эшләрен дәвам итсен өчен эшлибез. Һәр хезмәткәрне саклану чарасы белән тәэмин итү өчен. Бәяләр күтәрелгәнче үк без бер битлекнең бәясен 30 сум итеп куйдык.

Хәзер аларның дефициты күзәтелә, безгә хәтта күрше район вәкилләре дә битлекләрне тегү яки сату үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Әмма без аларның үтенечен кире кактык, чөнки беренче чиратта без предприятиеләребезне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Сугыш елларында фабрика фронт ихтыяҗлары өчен продукция чыгарса, хәзер пандемия чорында продукциябезгә янә ихтыяҗ зур».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X