Алексеевск районында 24 гаилә яңа торактан ачкыч алды
Лебяжье авылында «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләренең гаиләләре торачак 24 фатирлы яңа йортны ачу тантанасы булды.
Бу вакыйга пред-приятиенең үз торак программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Яхшыртылган планировкалы яңа йорт. Анда ике һәм өч бүлмәле фатирлар тәкъдим ителгән, бар нәрсә дә ахырынача кадәр ясап бетерелгән. Бу күченүгә ук яңа торакның уңай-лылыгы һәм комфорты белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә.
Предприятиенең үз торак програм-масының уникальлеге квадрат метрларны түләүнең ташламалы шартларында тора: һәр биш ел саен 500 меңнән 1 млн сумга кадәр исәптән алына. Бу предприятиенең күп кенә хезмәт-кәрләре өчен торак сатып алу мөмкинлеген яхшырта. Бүген өр-яңа өч бүлмәле фатирдан ачкычлар алучыларның берсе Алена һәм Никита Секалиннар булды. Гаилә башлыгы предприятиедә биш ел стропальщик булып эшли.
«Ике ел элек без кадрлар бүлегендә гариза яздык һәм торакка чиратка бастык. Башта ике бүлмәлене алырга планлаштырдык. Әмма бу йортны төзү тәмамлангач, безгә өч бүлмәлене алырга тәкъдим иттеләр. Безнең ике балабыз, малай һәм кыз, шуңа күрә без ризалаштык. Хәзер без арендага бирелә торган торакта яшибез, һәм мондый программа безнең өчен үз торак мәйданыбызны сатып алу өчен яхшы вариант булды. Ипотека бик кыйммәт килеп чыга. Ә монда бик уңайлы, түләүләр шунда ук хезмәт хакыннан алыначак. Урыны бик яхшы. Йортлар сыйфатлы, матур, ишегалдында балаларга уйнарга урын бар. Мондый программадан файдалануыбызга без бик шат», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Никита Секалин.
Йортны ачу тантанасында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар яңа йортта яшәүчеләрне өй туе белән котладылар һәм мондый программаларның районны үстерү һәм анда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен мө-һимлеген билгеләп үттеләр.
«Бүген Алексеевск районы һәм аның халкы өчен бик мөһим вакыйга. Бигрәк тә „Алексеевскдорстрой“ предприятиесе хезмәткәрләре өчен. Әлеге оешма юллар төзелеше буенча зур күләмнәрне үтәп, үз бурычларын сыйфатлы һәм намуслы башкарып кына калмый, ә социаль юнәлештәге бурычларын да үти. Биредә кешеләрнең эшен бәяли беләләр һәм компания хезмәткәрләренең барлык кирәкле социаль мөмкинлекләре булсын өчен барысын да эшлиләр. Бу күп кенә башка предприятиеләр өчен үрнәк», — диде Айдар Метшин.
Тантаналы ачылыштан соң кунаклар Айнетдиновлар гаиләсе яшәячәк фатирларның берсен карадылар. Алия Айнетдинова предприятиедә ашханә мөдире булып эшли. Аларның өч баласы. Кунаклар гаиләне өй туе белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ачылу тантанасында йортны төзүдә катнашучы төзүчеләр бүләкләнде. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына «Стройдорсервис+» ЧҖҖнең электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Евгений Скворцов һәм «Стройдорсервис+» ЧҖҖнең баш инженеры Рәдиф Гадиев лаек булдылар.
«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Мактау грамотасын полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыручы Вячеслав Гуськов, тракторчы Валерий Игнатичев, автокран машинисты Сергей Козонков алды. Яңа йорт заманча балалар мәй-данчыгы белән җиһаз-ландырылган, иркен ишегалды территориясе, тротуарлар һәм эскәмияләр бар. Бер ел элек әлеге торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылган иде. Янәшәдә шундый өченче йорт төзелеше башланган инде, бу предприятиенең торак программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү планнары турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев