Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск районы мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтте

Мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе район үзәгендәге мәчеттә үтте.

Бу матур бәйрәм көнне инде иртәнге сәгать өчтә мәчет мөселманнар белән гөр килә иде. Ә намазга килүчеләр шулкадәр күп иде ки, кайберәүләргә намазны урамда укырга туры килде. Бәйрәм вәгазендә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт мәхәллә халкына бәйрәмнең әһәмияте һәм мәгънәсе, күңелеңне чисталыкта саклау, балалар, өлкәннәр һәм ятимнәр турында кайгырту кирәклеге турында искә төшерде. Бәйрәм намазыннан соң ул мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде. Ра й о н ы б ы з н ы ң б а ш ка татар авылларында да бәйрәмне күтәренке рух белән каршы алдылар. Биредә якыннарың турында кайгырту һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде. Изге Корбан гаетендә Кызыл Уракчы авылы халкы иртәнге намазда катнашу, мәчет имамы Җәмил Гайнуллин үткәргән бәйрәм вәгазен һәм догаларын тың ларга җыелдылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Авыл халкы һәм кунаклар Кобран бәйрәменең шатлык, игелек, туганлык, дуслык бәйрәме булуын күрделәр. Ул Уракчыда якыннар белән бергә узды. Авылдашлар мул табын артына җыелдылар, үзара җылы аралаштылар. Алар барысы да бергәләп Аллаһы Т ә г а л ә б е з д ә н б ә х е т, сәламәтлекне ихлас догалар укып сорадылар. О е ш т ы р у ч ы л а р һ ә м хәйриячеләр адресына бик күп игелекле сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде. Бәйрәмне җирле халык: Рәзид белән Илсөяр Төхвәтуллиннар, Эдуа р д б е л ә н Г ө л с и н ә Һадиуллиннар, Җәмил белән Рамилә Гайнуллиннар гаиләләре оештырды. Корбан чалу өчен тәкәгә акчаны КФХ җитәкчесе Гатин Фирдәүс Флюн улы тарафыннан бирелде. Корбан гаете көне барлык мөселманнар өчен бәхеткә әверелә. Ул Ислам традицияләренең, башка дөнья диннәрендәге к е б е к ү к , м и л л ә т е н ә һәм диненә карама - стан, гаделлек, игелек, мәрхәмәтлек һәм якыннар турында кайгыртуның мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнүен искә төшерә. Бу – гаиләнең бер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев