Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

АЛЕКСЕЕВСК РАЙОНЫНА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ ВАСИЛ ШӘЙХРАЗИЕВ КИЛДЕ

Район җитәкчесе Сергей Демидовның озата йөрүендә Васил Габтелгаяз улы Изге Биләр чишмәсе территориясен үстерү концепциясе белән танышты һәм “Сәләт”тәге талантлы балалар белән очрашты.

Васил Шәйхразиев берничә тематик зонага керде, тарих, архитектура, it-технологияләр темасына яшь һәм талантлы сәлкешләр белән аралашты. Балалар мәртәбәле кунакка үз проектларын күрсәттеләр, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Шундый яшь буын вәкилләре укырга гына түгел, ә үзләреннән өлкәнрәкләрне өйрәтергә, кызыклы һәм кыю идеяләре белән үзләренә ияртергә, үз ачышлары белән уртаклашырга да маһирлар икән.

Өйрәтүче мәйданчыкларның берсендә яшь архитекторлар мәртәбәле кунакларны балалар белем бирү лагерьләрен төзүнең архитектура концепцияләре белән таныштырдылар. Икенче чатырда сәлкешләр үзләренең “Уңайлы өй” проектын тәкъдир иттеләр. Шуннан соңгы мәйданчыкта спикерлар кунаклар белән социаль челтәрләрдә шәхси аккаунтларны кертү серләре белән таныштылар. Биләр форумы белән танышкан вакытта Васил Шәйхразиев Татар радиосына туры эфирга чыкты.

Форсаттан файдаланып, яшьләр югары дәрәҗәдәге кунакка сораулар бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Алсу Исламова кулын беренче булып күтәрде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарына мөрәҗәгать итте.

– Васил Габтелгаязович, безнеке кебек зур коллективта лидерны ничек ачыкларга? – дигән сорау бирде кыз.

– Лидерны тәвәккәллек, ихтыяр көче һәм катлаулы хәлләрдә дөрес карар кабул итү аерып тора. Төркемне авыр хәлгә кую җитә, шунда ук ул, җаваплылыкны үз өстенә алып, катлаулы хәлдән чыгу юлларын эзли башлый. Менә шул лидер була инде. Ләкин ярдәм итүчең булмаса, лидер әллә ни эш майтара алмый. Һәр лидерга союздашлар, ярдәм кулы сузучылар кирәк, – дип җавап бирде Шәйхразиев.

– Сез лидер булырга теләр идегезме? – дигән сорауга балалар хор белән “Әйе!” – дип җавап бирделәр.

Визит белем бирү форумының иң зур чатырында сәлкешләр белән аралашу белән тәмамланды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, ә Васил Габтелгаяз улы җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу сәлкешләр өчен иң онытылмаслык һәм файдалы мастер-класс булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев