Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск райпосында яңа хәлләрдән ничек чыгулары турында сөйләделәр

Үзебезне тәэмин итүгә күчәбез

Азык-төлек куркынычсызлыгы бүген беренче планда. Тулырак - безнең материалда.

Икътисади өлкәдәге катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү һәм складларда беренче чиратта кирәкле товарлар запасын даими булдырып тору актуаль булып кала.

Республикада бу эшнең ничек торганын белү өчен, Алексеевскига республика телекомпанияләре журналистлары килде. Алар белән бергә без РайПО складларында һәм производствосында булдык. Идарә рәисе Илнур Хәйбуллин предприятиенең штат режимында эшләвен һәм агымдагы вәзгыятьне пандемия башланган беренче көннәр белән чагыштырып булуын билгеләп үтте.

«Без инде күптән кибетләргә турыдан-туры китерү принцибы буенча эшлибез: Казанда күпләп сату складларында машинаны төяп җибәрәбез һәм шунда ук барлык торак пунктларга илтеп җиткерәбез. Шунысын әйтәм, беренче чиратта кирәкле барлык товарлар белән дә халык тәэмин ителгән. Шикәр һәм тозга ихтыяҗ зур, без моны ике ел элек, коронавирус пандемиясе башлангач уздык инде. Ул чакта шулай ук бу продуктларга ажиотаж булды, һәм тәэмин итүчеләр, моны күреп, бәяләрне арттырды, халык бер-берсе арасында паника тудырды. Хәзер дә шундый ук хәл күзәтелә. 10-15 көн эчендә барысы да җайланыр, үз хәленә әйләнеп кайтыр һәм бәяләр стабильләшер дип ышанам. Шикәр һәм тозга килгәндә, без аларны гадәти бәядән саттык. Шикәрне 58-60 сумга сатсак, хәзер аның сатып алу бәясе 76 сум. Әмма без аны югары бәядән сатып алырга ашыкмыйбыз, чөнки республика хөкүмәтенең карарын көтәбез. Бүгенге көндә дә безнең кибетләрдә шикәр бар», - ди Илнур Миңгаяз улы.

Шулай ук без кулланучылар кооперативы производствосында булдык: лимонад, ит һәм казылык әйберләре җитештерү цехлары, шулай ук пекарня штат режимында эшли.

«Үзебезнең җитештерүне тәэмин итү өчен резервларыбыз бар. Он, шикәр җитәрлек күләмдә бар һәм беренче вакытка җитәрлек. Шулай ук халыктан ит һәм башка продукция сатып алуны дәвам итәбез. Хәзер җитәкче буларак минем төп бурычым район кулланучылар җәмгыятенең барлык буыннары эшен тәэмин итү һәм коллективта нинди дә булса начар кәефләрне булдырмау. Резервларыбыз бар, һәм без гадәти режимда эшләүне дәвам итәбез», дип ышандырды идарә рәисе.

Лебяжье авылындагы кибет сатучысы Венера Гаделшина да аның сүзләрен раслый.

«Нинди дә булса ажиотаж күрмибез. Әйе, кайбер товарларга ихтыяҗ зур, әмма барысы да җайланыр. Киштәләр буш түгел», - диде сатучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X