Алексеевск спортчылары Татарстан баскетболы элитасына керде
Көн темасы

Алексеевск спортчылары Татарстан баскетболы элитасына керде

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Аксубайда авыл районнарыннан килгән 2006 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Алексеевск баскетболчылары финалга җиңелүләрсез барып җиттеләр, анда Кама Аланы командасын 75:53 исәбе белән җиңделәр һәм беренче урынны яуладылар. Өченче урын өчен уенда Аксубай командасы Питрәч командасын 66:65 исәбе белән җиңделәр. Әлеге беренчелек нәтиҗәләре буенча җиңүче команда киләсе сезонда «А» төркеменә күчә. Шулай итеп, Алексеевск баскетболчылары зур шәһәрләрдән килгән яшьтәшләре белән көч сынашачак!


Нет комментариев