Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск спротчылары һәм тренерлары – республикабыз горурлыгы

«Ак барс» Көрәш сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарын) бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасында спорт казанышлары һәм билбау көрәшен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Алексеевск районы спортчылары Тимур Латыйповка (1 урын Дөнья чемпионаты), Габдеҗәлил Сөләймановка (1 урын Дөнья чемпионаты), Андрон Абдуллинга (1 урын Дөнья чемпионаты), Илнар Закировка (1 урын Дөнья чемпионаты), Виктория Рузановага (1 урын Дөнья беренчелеге) һәм Владислав Макарихинга (2 урын Дөнья беренчелеге) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасында яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән спортчыларның тренеры Бари Сөләйманов бүләкләнде.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы иң яхшысы булды. Икенче урында – Яр Чаллы, өченче урында- Зәй. Шулай ук 2019 елда Россия һәм халыкара ярышларда катнашканнары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары рейтингы билгеләнде, анда Алексеевск көрәшчеләре мактаулы урыннар алдылар. Егетләр һәм кызлар арасында: 2 урын - Рузанова Виктория. Яшүсмерләр арасында: 1 урын - Латыйпов Тимур, 3 урын - Абрамов Алексей.

Ирләр һәм хатын-кызлар арасында: 1 урын - Закиров Илнар, 2 урын - Сөләйманов Габдеҗәлил. Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры дип Сөләйманов Бари Равил улы танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев