Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск укучылары «Мәгариф» милли проекты кысаларында пилотсыз очучы җайланма белән идарә итәргә өйрәнәләр

«Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыруның ике ел эчендә Алексеевск муниципаль районында өч үсеш ноктасы булдырылган.

2019 елда бу юнәлештә эш Биләр һәм Юеш Көрнәле мәктәпләрендә, ә 2020 елда - Советлар Союзы Герое Иван Егорович Кочнев исемендәге 2нче Алексеевск мәктәбендә оештырылган.

Анда балалар төп гомуми белем бирү программаларын гына түгел, санлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильле өстәмә программаларны да үзләштерәләр.

Биләр урта мәктәбе

«Узган елның апрелендә Биләр мәктәбе «Үсеш ноктасы» Бөтенроссия проектында катнашкан республикабызның беренче мәктәпләре арасына керде, - дип сөйли мәктәп директоры Андрей Чугуров. Ул чакта алар 97 генә иде. Бу программа зур шәһәрләрдән шактый еракта урнашкан авыл мәктәпләре өчен эшләнгәнлектән, мәктәбебез мисалында без бу максатка ирештек дип әйтергә була.

Беренчедән, дүрт кабинетны ремонтлау һәм аларны заманча дәрәҗәгә җиткерү бөтен мәктәптә капиталь ремонт үткәрү өчен төп факторга әве-релде.

Икенчедән, педагогларны Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Яр Чаллы кебек инновацион мәйданчыкларда укыту гадәти шартларда мөмкин булмаган кыю проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч бирде.

Өченчедән, проект кысаларында куелган матди база, аның турында эле-грәк газета битләрендә язылган иде, укучылар мәнфәгатьләрен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Җиһазландырылган тормыш куркынычсызлыгы нигезләре кабинеты WORLD SKILS, «Коткаручы» кебек дәрәҗәле ярышларда һәм беренче тапкыр 16-21 ноябрьләрдә уза торган «Фото-граф» һәм «Режиссура» компетенцияләрендә профессиональ квадрокоптер булу укучыларга үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде. Хәтта 3-D принтерның программа идарәсендә җитешсезлекләрне, аның техник җитешсезлекләрен төзәтү дә, намуссыз тәэмин итүчеләр гаебе аркасында виртуаль шлемны хәзерге вакытка кадәр куллану мөмкинлеге булмау да уңай нәтиҗә бирде, чөнки бу балаларның укуга кызыксынуын булдырды.

Технология кабинеты базасында бу уку елында мәктәп көче белән укучы-ларның «шәхси проект» фәне буенча проектларын гамәлгә ашыру өчен иҗади лаборатория булдырылды. Һәм бөтен эш якын-тирә мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, мәдәният бүлеге, район методик бер-ләшмәләре белән тыгыз элемтә нигезендә башкарыла».

Биләр мәктәбе укучылары «Үсеш ноктасы» турында менә нәрсәләр сөйли

«Башка мәктәпләрдә белем алучы яшьтәшләрем белән аралашканда, аларның күбесенең мәктәптә робот техникасы җыелмалары, квадрокоптерлар, 3-D принтер, виртуаль чынбарлык шлемы кебек кызыклы әйберләрне ирекле куллану мөмкинлеге булмавы турында беләм. Без иҗат лабораториябездә үз проектларыбызны планлаштырабыз һәм тормышка ашырабыз. Бу уку елында без математика кабинеты өчен 3-D принтерда шар, куб, тетраэдр һ.б. геометрик әйберләрне модельләштердек һәм әзерләдек», - дип сөйләде 9нчы сыйныф укучысы Руслан Зиннәтуллин.

«Хәзер без тагын да катлаулы һәм озак вакыт таләп итә торган проект белән шөгыльләнәбез - мәктәп музеенда урнашкан урта гасыр Биләренең киң колачлы макеты өчен Болгар сугышчылары, һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре модельләрен булдырабыз. Минем дусларым һәм танышла-рымның кайберсе шахмат белән, кайсысы мәктәп ансамблендә музыка белән шөгыльләнә, кем тормыш куркынычсызлыгы нигезләре кабинетын-да шөгыльләнеп, кешеләрне коткару күнекмәләрен өйрәнә», - дип уртаклашты 10нчы сыйныф укучысы Ярослав Миронов.

Советлар Союзы Герое Иван Егорович Кочнев исемендәге 2нче

Алексеевск мәктәбе

«Яңа җиһазлар укучыларга яңа компьютер технологияләрен һәм тренажерларны кулланып технология, информатиканы, тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйли директор урынбасары Алсу Абдулгалиева, - балалар шахмат, робототехника, 3D-модельләштерү һәм 3D-дизайн, программалаштыру дәресләренә йөри алалар һәм хәтта пилотсыз очу аппараты белән идарә итә алалар. Кабинетлар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча манекеннар, виртуаль чын-барлык шлемнары, шахмат өстәлләре, ноутбуклар, 3D-принтер, интерак-тив экраннар белән җиһазландырылган. Ашыгыч ярдәм килгәнче, ничек тиз арада зыян күрүчегә ярдәм итәргә, тән пешкән, сулыш ала алмаган, сулыш юлларына чит нәрсә эләккән вакытта нинди гамәлләр кирәклеге алгоритмы, бәйләвечне ничек дөрес итеп салырга - хәзер бу һәм башка күнек-мәләрне җиңел генә заманча җиһазларда эшләп була. Мәктәп укучылары-ның беренче медицина ярдәмен күрсәтү өчен тренажерлар-манекеннар, җәрәхәтләр имитаторлары җыелмасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен табель чаралары, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү өчен келәм сатып алынды».

«Мәктәпне тәмам-лаганнан соң, мин инженер-программист булырга телим. Чөнки «айтишник» һөнәре хәзерге дөньяда бик кирәк дип саныйм. «Үсеш нокталары» кысаларында робот техникасы буенча килгән җиһазлар мине бик кызыксындырды. Һәм ул миңа киләчәктә югары уку йортында программалаштыру күнекмәләрен алганда ярдәм итәчәк дип өметләнәм. Проект үзенең яңалыгы, актуальлеге белән бик кызыклы», - дип уртаклашты 10нчы сыйныф укучысы Тимур Сафин.

Белешмә: бүгенге көндә «Мәгариф» милли проекты кысаларында илебезнең 50 төбәгендә 2049 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Әлеге проект шулай ук Юеш Көрнәледә эшләп килә. 2021 елда район үзәгенең 1нче һәм 3нче мәктәпләрендә үсеш нокталары үзәкләрен ачу фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X