Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида борынгы-күркәм традиция яңадан торгызылды

Алдынгыларны бүләкләү традициясе, элеккегечә, көчле.

Җыр безгә яшәргә булыша

Тирә якта алтын башаклар. Тынгы белмәс техникалар кырда бер рәт булып тезелгән. Төшке аш вакыты. Ашарга һәм янә штурвал артына утырырга кирәк. Шул вакытта районыбызның иҗат десанты тулы бер концерт программасы белән килеп җитә. Үзешчән сәнгать артистлары дәртле җырлар һәм биюләр белән игенчеләрне сәламлиләр. Җыр тавышлары ишетелә, кырда гармун яңгырый. Төшке аш вакыты бик кыска. Игенчеләргә эшкә тотынырга вакыт. Һәр минут кадерле бит. Аграрийлар артистларга рәхмәт белдерәләр һәм кабат кырга, ашлык уруга керешәләр. Урып-җыю эшләренең иң кызган чагында һәркем уртак эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырыша. Бу чорның мөһимлеген аграрийлар гына түгел, ә мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый.

Иң яхшыларга бүләкләр

Урып-җыю мәсьәләсе район башлыгы Сергей Демидов контролендә тора. Ул кырларга барып, аграрийлар белән очраша һәм башкарыла торган эшләрнең барышын күзәтә. Алдынгы эшчеләрне акчалата сертификатлар белән билгеләп үтәләр. Бу атнада Сергей Демидов «Акрос–585» комбайнында эшләүче Николай Егоровны бүләкләде. Ул 347 тонна ашлык суктырган. Шулай ук сертификат «Торум-750» комбайнында бөртекле культураларны уручы Сергей Карпухинга тапшырылды. Бүгенге көндә ул 581 тонна ашлык урган. Бу атнада акчалата сертификатларны Әнәс Мөхәммәтҗанов, Айрат Абдрахманов, Ирек Вәлиуллин, Николай Егоров, Алексей Султанов, Сергей Карпухин, Дмитрий Титов, Ильяс Садыйков, Сергей Баранов һәм Дмитрий Соколов та алдылар.

Районыбызда урып-җыю эшләре барышы турында

6 августка Алексеевск районында 12689 гектар мәйданда 47718 тонна ашлык суктырылды. Кырларда 70тән артык комбайн эшли.

Беренче миллион тонна ашлык

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Июль азагы һәм август башында урып-җыю эшләре акрынлап куәтен арттыра. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның дүрттән бер өлешеннән артык җыелган.

Татарстанның иң яхшы комбайнчылары 100 мең сумлык грантлар алачак

Татарстан Республикасында комбайнчылар арасында ТР Президенты грантына конкурс игълан ителде. Конкурс кысаларында 100 мең сумлык 200 премия гамәлгә куелды.

Игенчеләргә нәрсә әйтергә була? Бары тик аларның хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләре генә, чөнки алар көче белән табылган икмәк - өстәлләребезнең иң зур байлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев