Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскилы Сергей Батаев Казан кинофестивалендә үз фильмын күрсәтте

Жюри хөкеменә “Параллели” картинасы тәкъдим ителде.

7-11 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында уза торган Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында якташыбыз кыска метражлы фильм күрсәтте.

Сергей Батаев инде икенче ел рәттән Казанда кинофестивальдә катнаша. Узган ел ул Алексеевск районында төшерелгән кыска метражлы «Бойцовская рыбка» фильмын тәкъдим итте. Режиссер бу фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша инде. 2018 елда ул үзенең «Бабуля Рая. Разговоры» документаль фильмын,   ә 2019 елда “Старый вояка”ны тәкъдим иткән иде. Быел Татарстан башкаласына ул гаиләдәге көч куллану темасына социаль драма белән килгән.

«Параллели» фильмы режиссерның чираттагы эше, ул аның белән төрле фестивальләрдә катнаша.  Мәскәүнең «Коник» кинофестивалендә актриса Алиса Лозовская уйнаган бу фильм “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен приз алды. Хәзер Казан халыкара мөселман киносы фестиваленнән тыш, бу эш Казахстанда baiqonyr International Short film festival халыкара фестивалендә катнаша. “Бойцовская рыбка” фильмы “VНадымский Халыкара Фильм фестиваленең” конкурс программасында катнашты, - ди Сергей.

Шулай ук ул бу язда Александр Митта кино мәктәбен тәмамлавы турында сөйләде, анда диплом эше кысаларында “Ренессанс 20..г” Фильмның сюжеты бала табу өчен үзенчәлекле аттестация үтәргә кирәк булу турында. Фильмны «Мечта» кинофестивалендә күрсәткәннәр инде, хәзер аны кинофестивальләргә актив чакыралар.

«Тиздән минем «Старый вояка» дебют эшем “Кинопоиск” платформасында пәйда булыр дип өметләнәм һәм фильмны күрмәгән кешеләр аны карый алачаклар. 23 сентябрьдә мин укыган Казан театр училищесының юбилеена карата «Время кино/Время театра» программасы кысаларында минем «Бойцовская рыбка», «Параллели», «Ближе», «Ренессанс 20..г» фильмнарым күрсәтеләчәк. Бу фестиваль «Время кино» дирекциясе ярдәме белән үтә. Аның программасында Президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогыннан фильмнар булачак. Фильмнарны хәзерге заман сәнгать галереясендә кичке сәгать 7дә күрсәтәчәкләр», - дип сөйләде режиссер.

 

 

***

 

  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөселман киносы фестивалендә Биләр турында фильм да күрсәтелде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган конкурстан тыш программада режиссер Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн-Фадлан» фильмы күрсәтелде, ул фестивальне ачып җибәрде. Фильмның консультантларының һәм катнашучыларының берсе Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров булды. 11 сентябрьдә режиссер Бай Хәйруллинның «Биляр. Кладовая наследия» фильмы күрсәтеләчәк. Фильмда Биләр киңлегенең тарихи-мәдәни потенциалы ачыла, картинада Биләр тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Биләр халкы катнаша.

 

 

Сергей якташларын да онытмый, шуңа күрә 22 сентябрьдә сәгать 13:30да «Кама» кинотеатрында аның «Бойцовская рыбка», «Параллели», «Ближе», «Ренессанс 20..г» фильмнарын күрсәтү белән иҗади очрашу узачак.

Керү ирекле (18+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев