Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскилылар республика Президентын сайлады

Җомга-якшәмбе көннәрендә район үзәгендә һәм барлык авыл җирлекләрендә Татарстан Президентын сайлау узды.

Шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә район сайлаучылары Дәүләт Думасына депутатлар һәм җирле Советларга депутатлар вәкилләрен сайладылар.

Сайлаулар узды

Бу сайлауларга җәмгыятьтә зур игътибар бирелде. Шуңа күрә сайлаучыларның активлыгы да очраклы түгел. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, алексеевскилыларның килүе 96% тәшкил иткән. Участокларга 19 меңнән артык сайлаучының 18,5 меңе килгән. Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә Татарстан Президенты сайлауларында, республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов күпчелек тавышны җыйды. Ул 95,5% тавыш җыйды! Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда шулай ук «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Олег Морозов ышанычлы җиңү яулады. Аның өчен сайлаучыларның 86% тавыш бирде. Ул авиакатастрофада һәлак булган Айрат Хәйруллинның урынын биләячәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тавыш бирүнең төп көнендә, район мәдәният йортында сайлау участогында ТР Дәүләт Советының биоресурслар буенча комитеты рәисе Федор Батков һәм район башлыгы Сергей Демидов тавыш бирделәр.

Грипптан саклану

Быелгы сайлау кампаниясе медицина белән бәйле иде. Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, бер тавыш бирү көне урынына өч көн каралган. Һәр сайлау участогында сайлаучыларны зарарланудан саклап калу өчен барлык куркынычсызлык чаралары күрелде: керү юлында температура үлчәнде, перчаткалар, битлекләр, ручкалар бирелде, ә куллар дезинфекцияләүче сыекча белән эшкәртелде. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да битлек һәм перчаткалар киделәр, ә аерым участокларда хәтта медицина саклагыч халатларында да эшләделәр. Күпчелек участокларда кешеләр күпләп җыелуны булдырмас өчен аерым чыгу юллары каралган. Моннан тыш, көн саен участоклар санитар эшкәртелде. Коронавирустан вакцина әлегә бик үк массаларга чыгарылмау сәбәпле, болар барысы да яңа инфекцияне профилактикалауның нәтиҗәле чарасы булып тора. Тик менә сезонлы гриппка каршы вакцина бар һәм шуңа күрә сайлаулар вакытында медицина хезмәткәрләре сайлаучыларга әлеге чирдән прививка белән сакланырга тәкъдим иттеләр. Дүрт участокта вакцинацияләүнең мобиль пунктлары җәелдерелде. Алексеевскилылар моны бик уңай бәяләделәр, һәм прививкаларны ясау бик актив барды. Бу профилактик чарада беренчеләрдән булып район мәдәният йортында урнашкан 665 нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты. Монда ук гомерендә беренче тапкыр җитмеш яшьлек Әлфия Панова да прививка ясатты.

«Мин элек бер дә авырмадым, шуңа да прививка да ясатмадым. Апам ел саен прививка ясата. Ә хәзер грипп бик көчле булачак, диләр, илдә коронавирус та. Шуңа да ясатырга булдым. Сакланырга кирәк. Өстәвенә, сайлауларда моны эшләү мөмкинлеге дә булгач. Хастаханәгә барып йөрмәве дә уңайлы–, - дип уртаклашты Әлфия Хәйдәровна.

Киләчәккә өстенлек

Традиция буенча, район халкының күпчелеге өчен сайлаулар үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Күп кенә участокларда халык үзешчәннәре килгән һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте, ә сайлаучылар үзләре гаиләләре белән килде. Әйтик, Лебяжье авылында Морюховлар гаиләсе балалары белән килгән.

«Безнең өчен бу мөһим вакыйга. Без дәүләтнең күп балалы ата-аналарга булган ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын үзебездә тоябыз. Күптән түгел район башлыгының күп балалы гаиләләр белән очрашуында без гаиләбез белән бәйле мәсьәләләрне күтәрдек. Һәм алар бик тиз хәл ителде. Шуңа күрә сайлауларга барып, гражданлык позициябезне күрсәтү - үз бурычыбыз», - ди сигез бала тәрбияләүче күп балалы ана Маргарита Морюхова.

Сайлауларга беренче тапкыр килгән яшьләргә аерым игътибар бирелде. Аларга район җитәкчелегеннән истәлекле сувенирлар тапшырылды.

«Бу минем тормышымда бик җаваплы мизгел. Бирегә беренче тапкыр килдем һәм бу Россия Федерациясенең һәр гражданины бурычы дип саныйм. Шуңа күрә мин сайлауларга горурлык, җаваплылык белән килдем һәм үз сайлавымны ясадым», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты булачак педагог Алинә Сөниева.

Авылларда да актив тавыш бирделәр. Әйтик, Кыркүл халкы яңа авыл мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килде.

Анда инде якшәмбе көнне иртәнге 9га сайлаучыларның 80% тавыш бирде.

«Монда тавыш бирү рәхәт: чиста заманча бина, якты, җылы, уңайлы. Керү юлында безгә перчаткалар һәм битлекләр бирделәр-моңа аңлап карыйм. Сәламәтлек-хәзер иң мөһиме. Кәеф күтәренке, чөнки үз тавышымны бирдем. Бүген без Президентыбызны сайлыйбыз һәм һәркемнең тавышы бик мөһим», - дип фикерләре белән уртаклашты җирлекнең ветераннар советы рәисе Надежда Александровна Марусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X