Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскиның яшь комбайнчысы Татарстанда иң күп ашлык суктырган

Кукмарада «Хезмәт кешесенә дан» 13нче телевизион республика конкурсына йомгак ясалды.

Бу конкурста үз районнарында югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы яшь комбайнчылар катнаша. Алар арасында Ромодан авылында яшәүче Николай Егоров та бар. Ул ВЗП «Көньяк Алексеевск» хуҗалыгында эшли. Яшь булуына да карамастан, Николай Егоров кырда инде 5 ел. Беренче ике ел тракторда һәм өч сезон ашлык уруда эшли. Быел «Акрос 585» комбайнында ул яхшы нәтиҗә күрсәтте: 1099 гектар мәйданда 2200 тонна ашлык суктырган. Уңыш 1 гектардан 20 центнер тәшкил итте. Бу күрсәткеч шулкадәр югары, хәтта аны Татарстанның төрле районнарыннан килгән башка яшь катнашучылар да узып китә алмады. Шуңа күрә ул «Рекордлы суктыру» номинациясендә җиңүче булды. Аңа бүләкне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов тапшырды.

Бу уңыш очраклы түгел, чөнки ул игенчеләр династиясенең дәвамчысы. Аның әтисе Владимир Егоров шулай ук алдынгылар рәтендә, узган ел ул “Урак- 2020”нең югары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы премиясенә лаек булды, берничә тапкыр Алексеевск районы башлыгыннан акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Министр урынбасары да яшь комбайнчыларның бу ел уңышына зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

“2010 һәм 2021 еллар температура күрсәткечләре, продуктив дым җитмәү буенча шактый охшаш. Шулай да, без быел 2010нчы корылык елындагыга караганда 3 тапкыр күбрәк уңыш җыя алдык. Димәк, безнең көчебез арткан, технологияләр инновационрак була башлаган, сезнең кебек сәләтле кадрлар барлыкка килгән”, - дип яза Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте Габдрахмановның сүзләрен.

Конкурс жюрие конкур-сантларның теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен бәяләде, алар нәтиҗәләре буенча иң яхшылары акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев