Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл гаиләсенең көче - балаларда һәм сайлаган эшендә

Бу Лебедино авылыннан Александра Моратова. Бу яшь ханымның биш баласы һәм биш сыеры бар.

Александра һәм аның и р е А й р ат ш әхс и я рд ә м ч е х у җ а л ы к тота. «Йорт хайваннары белән бәйле хезмәт минем өчен гадәти эш. Бу эш белән мин 15 ел шөгыльләнәм», - дип сөйли Александра. Моратовлар гаиләсендә эштән беркем дә курыкмый. Хуҗалыкта зурлар гына эшләми, балалар да ярдәм итә һәм авыл законнары буенча үсә. Лебединодагы гаилә фермасы дәүләттән субсидия рәвешендә ярдәм алды. Әлеге акчага Моратовлар сарай төзегәннәр. Ул төзелеп килүче өй янында урнашкан, гаилә анда көз көне күчәргә планлаштыра. Планда мөгезле эре терлекләр санын арттыру да бар. «Әлегә 7 башка кадәр арттырырга планлаштырабыз. Алга таба - күбрәк. Әлбәттә, ярдәмнән дә баш тартмыйбыз. Менә 430 000 сумлык субсидиягә иркен сарай төзедек. Сыерлар өчен азык та кирәк», - дип сөйли Александра. Нәрсә ул байлык... Гомум кабул ителгән һәм гадәти төшенчәдә - бу матди байлыкларның муллыгы. Ә кешелек тарафыннан... Лебединода биш баласы булган күп балалы гаилә яши. Бер дә җиңел булмаган авыл хуҗалыгы хезмәте һәм җиңел килмәгән “тиен” белән яши. Бу гаилә баймы? Әлбәттә, бай дип уйлыйбыз. Бу сүзнең тулы мәгънәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев