Авылның төрле буын кешеләренә бүләкләр
Речное авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән яңа ФАП ачылды.
Авыл халкын бу вакыйга белән район башлыгы Сергей Демидов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котладылар.
ФАП ачылу
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга булды. Иркен кабинетлар, тулы техник җиһазланыш – гражданнарның сәламәтлеге ышанычлы яклау астында. Авыл фельдшеры Екатерина Шаброва турында халык бик җылы сүзләр генә әйтте: “Ул искиткеч белемле, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән табиб. Теләсә нинди һава торышында да ул авыру янына бик тиз килеп җитә һәм безне сәламәтлегебезне борчыган теләсә нинди мәсьәлә буенча кабул итәргә әзер. Без аңа бик рәхмәтле”.
“Сәламәт булыгыз, - дип мөрәҗәгать итте речноелыларга Сергей Демидов, - бирегә бары тик кан басымын үлчәтергә, яңалыклар белән бүлешергә генә килегез, ә җитди авырулар сезне читләтеп үтсен. Бу ФАПны без Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзедек. Республика программасы буенча без, пандемия һәм катлаулы чор булуга карамастан, берничә шундый ФАП һәм Биләрдә табиблык амбулаториясе төзедек. Ә бу исә гражданнарның сәламәтлеге – безнең эшнең төп приоритеты булуын тагын бер кат раслый”.
АПК
Олег Морозовның районга эшлекле визиты “Звенигово” ЧҖҖ ның “Алексеевск” халык предприятиясенә кереп чыгуы белән дәвам итте. Шунда ук, Кыркүлдә, предприятие хезмәткәрләре өчен арендага торак программасы буенча берничә йорт төзелгән.
Халык белән сөйләшү
Кыркүл авыл җирлеге Советы утырышында авыл халкы белән җентекле әңгәмә узды, анда 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Район башлыгы Сергей Демидов җирлектә демографик хәлнең канәгатьләнерлек булмавын билгеләп үтте. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә эшне көчәйтергә кирәк булуы билгеләнде. “Эш булса һәм кешенең көнкүреше яхшырса – кеше авылдан шәһәргә чыгып китми. Авыл үссен өчен авыл хуҗалыгы мәсьәләләрендә гражданнарның активлыгы кирәк, бигрәк тә хәзер фермерлыкка ярдәм итү өчен бик күп дәүләт программалары гамәлгә ашырылганда. Моның белән файдаланырга кирәк. Уңай якларны да әйтеп үтмичә булмый: авылны төзекләндерү өчен күп эш башкарылган. Кыркүл туристик маршрут нокталарының берсе булырга мөмкин, аны без хәзер эшкәртәбез. Сезнең авылыгыз кызыклы тарихы булган бик матур авыл. Сездә район һәм республика кунакларына күрсәтерлек нәрсәләр бар”.
Балаларга ярдәм йөзеннән
Олег Морозов һәм Сергей Демидов күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга планшетлы компьютерлар тапшырдылар. “Бәхеткә, дистанцион уку артта калды, әмма бу кечкенә планшетлар мәктәп фәннәрен тагын да яхшырак өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, техник җиһазланыштан башка – хәзер бернишләп тә булмый. Бары тик компьютер уеннарын күп уйнамагыз, бу сезнең белемегезне арттырмаячак. Әмма сирәк кенә уйнарга ярый”, - дип мөрәҗәгать итте балаларга депутат. Район хакимиятеннән барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев