Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Базарлы Матакта ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Альберт Шаһиев истәлегенә багышланган турнир узды.

“Алексеевск районы командасы биредә катнашкан 9 команда арасында иң яхшысы булу өчен көрәште.

Спортчыларыбыз төркем этабында беренче урын яулап, ярымфиналга юллама алдылар. Футболчыларыбыз финалда турнир хуҗалары белән очрашты һәм аларны 9:0 исәбе белән җиңеп, турнир чемпионнары булды! Алексеевскилы Айдар Сабиров иң яхшы капкачы, командабыз уенчысы Алмаз Әхмәтов турнирның иң яхшы бомбардиры дип танылды. Без әлеге турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез”, - ди тренер Дмитрий Дрягалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев